САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Это важно

Газ казанын – һәр фатирга

Күпфатирлы йортларны, социаль, мәдәни һәм көнкүреш объектларын, ике контурлы газ казаннары урнаштырып, шәхси җылытуга күчерү, төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре кебек үк, мөһим мәсьәлә. Алда күләмле эш һәм аны киләсе ягу сезонына кадәр төгәлләү бурычы тора. Район буенча күпфатирлы 46 йортта ике контурлы газ казаннары урнаштырырга кирәк. Аларның 40ы -...

Күпфатирлы йортларны, социаль, мәдәни һәм көнкүреш объектларын, ике контурлы газ казаннары урнаштырып, шәхси җылытуга күчерү, төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре кебек үк, мөһим мәсьәлә. Алда күләмле эш һәм аны киләсе ягу сезонына кадәр төгәлләү бурычы тора.
Район буенча күпфатирлы 46 йортта ике контурлы газ казаннары урнаштырырга кирәк. Аларның 40ы - Сарманда, 1се - Петровка Завод авылында, 5се - Җәлил поселогында. Барлыгы 664 фатирда башкарасы була бу эшләрне. Объектларга килгәндә, андыйлар - 26. Аларга үзәк китапханә, мәдәният йорты, элемтә һәм почта үзәкләре, хәрби комиссариат, кече базар, "Заман" кибете, "Тәүфыйк" мәчете һ.б. керә.
Читтән караганда, эш, бәлки, катлаулы тоелмыйдыр да. Әмма аның өчен җаваплыларга тырышлык та, түземлек тә бик кирәк. 664 фатирның һәрберсен йөреп чыгып, хуҗаларына аңлатып, проектларын әзерләү, килешүләр төзү генә дә күпме вакыт сорый? Проект эшләрен "Газспецпроект" ҖЧҖ башкара. Подряд оешмалары - "Стройсервис", "Стройстандарт", "Альфа". Өйләргә, объектларга килүче газ торбалары белән "кисешердәй" электр һәм элемтә линияләрен күчерергә дә туры килә. Подрядчылар, эш графикларын булдырып, инде бүген эшкә керешкән булырга тиешләр. 2 февральдә узган киңәшмәдә дүрт йортта эш башлануы турында әйтелде. Башкарма комитет җитәкчесе Ләис Нуртдинов атна эчендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Киңәшмәдә ТР Газлаштыру фонды каршындагы капиталь төзелеш идарәсе начальнигы Илшат Хөснетдинов, идарәнең җитештерү-икътисад бүлеге начальнигы Миңлегөл Ханбекова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул бу эшләрнең былтыр 200 фатирда башкарылуын әйтеп, быел алда торган бурычның җитди булуын, эшкә тоткарлык китерердәй бер генә сәбәп тә була алмавын ассызыклады, җитәкчеләр, җаваплы белгечләр алдына бурычлар куйды.
Фатир хуҗалары бу эшнең мөһимлеген ни дәрәҗәдә аңлыйлар икән соң? Бу сорау белән без Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече Илдус Гәрәевкә мөрәҗәгать иттек. "Мин үзем очрашкан бер генә фатир хуҗасының да бу тәкъдимнән баш тартканы булмады, - ди ул. - Дөрес, эш мәшәкатьле. Фатир эчендә газ торбаларын да, җылылык торбаларын да алыштырырга туры килә. Газ казанын да хуҗа теләгән урынга түгел, ә проект шартлары таләп иткәнчә урнаштырырга кирәк. Шулай да уртак фикергә килми калынмый. Килешү төзелгәч, подрядчы эшкә керешә. Ә түләү 7 ел дәвамында тигез өлешләрдә башкарыла. Мөмкинлеге һәм теләге булганнар алдан да түләп бетерә ала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев