САРМАН
  • Рус Тат
  • Чисталык – үзебез өчен

    Ел саен 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык уздыру күркәм гадәткә кереп китте. Быел да ул ТР Министрлар Кабинетының 21 мартта чыккан 413-р санлы боерыгына нигезләнгән район Башкарма комитеты карары белән игълан ителде. Бу чорда торак пунктларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү күздә тотыла. Район Советында узган чираттагы киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе...

    Ел саен 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык уздыру күркәм гадәткә кереп китте. Быел да ул ТР Министрлар Кабинетының 21 мартта чыккан 413-р санлы боерыгына нигезләнгән район Башкарма комитеты карары белән игълан ителде. Бу чорда торак пунктларны төзекләндерү, тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү күздә тотыла.
    Район Советында узган чираттагы киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Солтанов икеайлык кысаларында үтәчәк чаралар планы, башкарылачак эшләр, нәтиҗә чыгару буенча төзелгән штаб членнары белән таныштырды. Сарман авыл җирлегендә узачак чаралар хакында җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин чыгыш ясады. Ул иң элек Бөтенрусия конкурсының башлангыч этабында ирешкән уңышларына керткән өлешләре өчен барлык оешма-предприятие җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде. Бу уңышлар - күмәк, бердәм, аңлап эшләү нәтиҗәсе, дип белдерде ул. Сулар һавабызның сафлыгы, ял иткән урыннарыбызның матурлыгы, күңеллелеге һәрберебезгә бәйле. Шушы урында, тагын бер кат ассызыклап үтү кирәк, дип исәплим: инде газета битләрендә күп мәртәбәләр кисәтүгә дә, моның өчен җаваплылык каралганлыгы мәгълүм булса да, кайберәүләрнең битарафлыгы, тәрбиясезлеге күңелне борчый. Яшьләр кичке якта күбрәк ял паркы тирәсендәге тукталыш урынын якын итәләр. Бәлки, чыннан да, күрешер, очрашыр өчен уңайлы җирдер. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: ул тирәдә өлкән, хөрмәтле кешеләр яши. Кайбер яшьләрнең үзләрен үтә дә ямьсез, тыйнаксыз тотулары аларны борчуга сала. Иң беренче чиратта, кешелеклелек дигән төшенчә дә бар бит. Әле шулар өстенә, күңел ачкан җирләрен чүплек оясына әверелдереп китәләр. Иртән ул тирәдән узганда, күңелне киләчәк буын өчен курку били. Нәрсәдә гаеп? Үзләренчә кемнән көләләр? Ә бит шул чүпне кемнеңдер якыны чистарта. Димәк, бу адымга барган кеше үзенең якыннарын кимсетә түгелме? Уйланырлык, әлбәттә. Үзебез яшәгән тирәлекнең чиста, матур, төзек булуы һәркем өчен мөһим бит. Икеайлык барышында агачлар утырту, зиратларны, чишмәләрне чистарту, тәртипкә салу өмәләре уздыру, территорияләрне төзекләндерү, буяу-агарту эшләре алып бару һ.б. планлаштырыла. Шундый ук эшләр Җәлил бистәсендә дә башкарылачак. Алары турында җирлек башлыгы И.Вафин сөйләде. Бүгенге көндә өмәләрнең беренче этабы башланган инде. Барлык җирләрдә дә территорияләрне кардан чистарту, юлларны ачу эшләре бара. Коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларында, ТМШларда эш кайный. Өмәләргә, яшелләндерү эшләренә әзерлек бара. Икеайлыкта барлык предприятиеләр дә, гомумән, һәркем актив катнашыр, дип көтелә. "Роспотребнадзор"ның Зәй һәм Сарман районнары буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Галиевның чыгышы да көн темасына аваздаш булды. Ул район халкының елдан-ел активлаша баруын, чисталыкка омтылышы арта баруын билгеләп үтте. Элегрәк капка төпләрен тәртипкә китерү, тулай тораклар янындагы иске корылмаларны сүтү буенча кешеләрне үгетләп йөрергә туры килгән булса, соңгы елларда чистарту эшләре гадәти, матур күренешкә әйләнә башлады, диде ул, уңай якка үзгәрешне билгеләп. Шул рәвешле районда санитария-гигиена торышы да һаман саен яхшыра бара. Район үзәгендә, Җәлилдә, берничә авыл җирлекләрендә чүп җыю машиналарының йөрүе дә тәртип саклауга булышлык күрсәтә. Тиешле булмаган җирләргә, басуларга хуҗалык калдыкларын чыгарып түккәннәр закон нигезендә җаваплылыкка тартылырга тиешләр, моның өчен бик зур күләмдә штрафлар каралган. Тәртип саклау буенча административ комиссия тарафыннан рейдлар даими оештырылачак, шуңа законга буйсыну һәркемнең бурычы булып тора. Карашай Саклау авыл җирлегендә эшләр торышы, киләчәккә планнар белән җирлек башлыгы Р.Әхмәтшин таныштырды. Демографик хәлгә килгәндә, ике авылдагы 234 хуҗалыкта 593 кеше яши. Халыкка 4 шәхси кибет, почта-элемтә бүлекчәсе, саклык кассасы, 2 ФАП, 2 китапханә, 2 мәдәният йорты, 1 балалар бакчасы, башлангыч һәм тугызъеллык мәктәпләр хезмәт күрсәтә. 10 ветеран торак белән тәэмин ителгән, тагын 3әү исәптә тора. Җирлектә кече эшмәкәрлек шактый яхшы үсеш алып килә: хуҗалыкларда 27 данә зур йөк машинасы, 27 трактор, "Газель" базасында 10 автотранспорт, 116 җиңел автомобиль бар. 35 кеше ЛПХ кредиты, 16 кеше үз эшләрен башлап җибәрү өчен хөкүмәт субсидиясе алган. Умартачылык белән шөгыльләнүче 5 хуҗалык бар. Узган ел Карашай Саклау җирлеге 100 хуҗалыкта терлек саны сыешлыгы буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешкән. Чураш авылында артезиан суы скважинасы казылган. Аерым ихаталар, мәктәп, балалар бакчасы узган җәйдә су линиясенә ялганганнар, янгын гидрантлары урнаштырылган. Су линиясе сузу районда барган "Чиста су" республика программасын тормышка ашыру кысаларында, район җитәкчелеге, нефтьчеләр ярдәме белән эшләнгән. Мәдәни чаралар үз югарылыгында, матур үтә. Гомумән, туган проблемаларны киңәшләшеп, бердәм чишәргә тырышалар җирлектә.
    Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Л.Нуртдинов алып барды. Ул икеайлык кысаларында башкарылачак эшләргә тагын бер кат басым ясады, һәркемнең актив булуын теләде. Ләис Һадиевич шулай ук язгы ташуга әзерлекне көчәйтергә, уяулыкны югалтмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклекне билгеләп үтте. Оешмаларда, җирлекләрдә туган проблемаларны үзара киңәшләшеп, ярдәмләшеп башкарырга, дип, җитәкчеләр алдына бурычлар куйды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: