САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

ЮХИДИ хәбәр итә:

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының, йөрәк һәм рак авыруларыннан кала, өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2014 елның ике ае эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 25кеше - төрле тән җәрәхәтләре алдылар. Күпчелек һәлакәтләрнең...

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы прогнозлары буенча, 2020 елда юл һәлакәтләре нәтиҗәсендәге травматизм үлем очракларының, йөрәк һәм рак авыруларыннан кала, өченче төп сәбәпкә әйләнергә мөмкин. Безнең район буенча 2014 елның ике ае эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде, аларда 4 кешенең гомере өзелде, 25кеше - төрле тән җәрәхәтләре алдылар. Күпчелек һәлакәтләрнең сәбәбе - тизлекне арттыру һәм исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү кебек кагыйдә бозулар. Бүгенге көнгә кадәр 16 яшькәчә балалар катнашында район территориясендә 3 һәлакәт булды, аларда 3 бала тән җәрәхәтләре алдылар. З очракта да балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрделәр. Бу һәлакәтләрдән пассажир балаларның куркынычсызлыгы проблемасы бик актуаль булуы ачык күренә. Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 12 яшькә кадәрле балаларны транспорт чарасында махсус балалар өчен утыргычларда гына йөртү рөхсәт ителә.Кызганычка каршы, статистикадан күренгәнчә, 30% очракта балаларны машинада махсус утыргычлардан башка йөртәләр. Республика буенча быел 4 пассажир бала һәлак булды.Балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм балаларның язгы каникуллары вакытында куркынычсызлыгын тәэмин иту максатыннан 17 марттан 21 мартка кадәр "Бала - төп пассажир" исеме астында профилактик чара уздырыла. Аның барышында мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында иртән һәм көндезләрен ЮХИДИ инспекторлары кизү торачаклар. Шулай ук белем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар, әти-әниләр белән очрашулар үткәрәчәкләр. Кагыйдә бозучылар арасында бигрәк тә балалар өчен махсус утыргычсыз һәм куркынычсызлык каешларын кулланмыйча балаларны йөртүче шоферларга игътибар биреләчәк.Шулай ук яшь юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эш алып барылачак. Юлны дөрес итеп чыкмаучы, юл кырыннан барганда транспорт юнәлеше буенча баручылар, 14 яше тулмаган килеш велосипедта, 16 яше тулмаган килеш һәм йөртү таныклыгыннан башка скутер яки мотоцикл йөртүчеләр, тротуар булган килеш тә юл кырыннан баручылар, юлда уйнап йөрүчеләр ЮХИДИ инспекторлары күзеннән читтә калмаслар.31 мартка кадәр балаларның язгы каникуллары беткәнче бу эшләр дәвам итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев