САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Сарманда - Сабан туе

Районда милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды, бик күп кунаклар килде. Алар арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, РФ Дәүләт Думасы депутаты булган якташыбыз Хафиз Салихов, «Татмелиорация» траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнеголов, Татарстанның...

Районда милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды, бик күп кунаклар килде.

Алар арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, РФ Дәүләт Думасы депутаты булган якташыбыз Хафиз Салихов, «Татмелиорация» траст компаниясе генераль директоры Әнвәр Залаков, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнеголов, Татарстанның халык артистлары Фәридә Сафина, Гөлдания Хәйруллина, «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов, Әлмәт электр челтәре директоры Гамир Латыйпов, «Татсельжилкомхоз» ачык акционерлык җәмгы- яте генераль директоры Илшат Нуриәхмәтов һәм хәтта төркия кунаклары да бар иде. Аларны күпереп пешкән Сарман икмәге, халкыбызның милли ризыгы - татлы чәкчәк белән каршы алдылар. Сабантуй XXI "Төрек дөньясы" төрки халыкларның халыкара балалар фестивалендә катнаш- кан "Умырзая" бию ансамбле чыгышы белән башланып китте. Кыңгыраулар чыңы, ат тоягы тавышлары белән күңелләрне җилкендереп, мәйданга агрофирмаларның хезмәт алдынгылары утырган тройкалар үтте. Алар мәйдан әйләнгәч, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин райондашларны, бәйрәм кунакларын котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Ул кырда фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән механизаторлар, табыннар муллыгына зур өлеш керткән терлекчеләрнең исемнәрен атап китте, илкөннәргә иминлек, Сабантуйның күңелле үтүен теләде. Сабантуй байрагын күтәрү хокукы "Сарман" агрофир- масының алдынгы савымчысы Ландыш Габделхакова, "Җәлил" агрофирмасы механизаторы - быелгы кыр батыры Айрат Шәйдул- лин һәм узган елгы Сабан- туйның көрәш батыры Ришат Гайнетдиновка бирелде.

Җәүдәт Салихов райондашларга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде. Мәйдан уртасына иң элек хезмәт алдынгылары чакырылды. Кыр батыры Айрат Шәйдуллинга тәкә һәм акча- лата бүләк тапшырылды. Өлкән һәм яшь механизаторлар, белгечләр, төрле тармак хезмәт алдынгылары, спорт тренерлары бер- бер артлы бүләкләнделәр, мәйдан әйләнделәр. Чәчү- лекләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча җитәкчеләр, санитар икеайлык җиңүчеләре - Иске Минзәләбаш, Александровка, Шәрләрәмә авыл җирлекләре акчалата бүләкләр алдылар. Зур Нөркәй, Мортыштамак авыл җирлекләренә - кызыксындыру бүләкләре, Азалак авыл җирлегенә "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүләкчесе исемен- нән спорт инвентаренә сертификат тапшырылды. Авыллардагы үрнәк йортлар да билгеләп үтелде. Аннан төрле бәйгеләр башланды. Бәйгеләрнең җиңүчеләренә Сабантуй кунакларының махсус бүләкләре дә бар иде. Төп мәйданнан читтәрәк сәхнәдә үзешчәннәр концерт куйды. Сабантуй кунагы Гөлдания Хәйруллина да якташларына үз җырларын бүләк итте.

Быелгы Сабантуйның бер үзенчәлеге - аны оештыруда "Президент белән бергә" хәрәкәте дә ак- тив катнашты. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән, безнең Сарманда да Хәрәкәтнең җирле бүлекчәсе "Спортлы Татарстан" мәйданчыгы оештырды. Анда райондашлар, бәйрәм кунаклары ГТО нормалары тапшыру буенча үзләренең көчләрен сынап карый алдылар. Иң активларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Бу көнне 250 кеше ГТО нормаларын тапшырган. Аннан район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин да читтә калмады. Аның кебек үк нормативлар- ны үтәүчеләр арасында бәй- рәм кунаклары - Малик Каюмов, Әнвәр Залаков, Җәүдәт һәм Хафиз Салиховлар да бар. Ә нормативларны тапшырган иң өлкән кеше - 71 яшьлек Сәрвәр Хафизова.

"Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары да халык арасында сәламәт яшәү рәве- шен һәм спорт белән шөгыль- ләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Бүгенге Татарстан - Россиянең профессионалларга да, һәвәскәрләргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраструкту- расы булган спорт башкаласы. Республикага Россиянең генә түгел, дөньякүләм спорт чара- ларын үткәрүне ышанып тап- шыралар. Инде быелгы җәйдә бездә Спортның су төрләре буенча халыкара чемпионат узачак, ә 2018 елда Татарстан Футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк. Район үзәгендә, авылларда кичке Сабантуйлар, кече авыл бәйрәмнәре үтте. Сарманда халык автор-башкаручы Фирдүс Тямаев, Сарайлы авылында Зөлфия һәм Җәвид Шакировларның чыгышларын да күреп хозурланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев