Районда халык җыены узачак.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов партия Халык җыены дип аталган яңа проект буенча эшли башлавы турында бәян итте. - Үзәк сайлау комиссиясеннән таныклык алдык, хәзер сайлау алды кампаниясе башларга тулы хокукыбыз бар. Халык белән очрашулар башлыйбыз, районнарга һәм авылларга чыгачакбыз. Халык җыеннарында урыннарга барып,...

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең сайлау штабы җитәкчесе Юрий Камалтынов партия Халык җыены дип аталган яңа проект буенча эшли башлавы турында бәян итте.
- Үзәк сайлау комиссиясеннән таныклык алдык, хәзер сайлау алды кампаниясе башларга тулы хокукыбыз бар. Халык белән очрашулар башлыйбыз, районнарга һәм авылларга чыгачакбыз. Халык җыеннарында урыннарга барып, шундагы проблемаларны, аларны борчыган мәсьәләләрне күтәрәчәкбез. Әлеге проект кысаларында депутатлыкка кандидатлар, шул исәптән бер мандатлылар да сайлаучылар белән очраша, киләсе бишьеллыкта конкрет территорияләрне үстерү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында фикерләшә. Очрашулар район үзәкләреннән башлана..
Быелгы сайлау кампаниясендә «Бердәм Россия» шәһәр һәм авыл үсеше, тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләләренә тагын да зуррак игътибар бирәчәк.
- Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт әйтеп килгәнчә, Татарстан халкы шунда яшәргә теләгән һәм беркая да китәргә уйламаган, инвестицияләр җәлеп итүче, ышанычлы адымнар белән алга баручы республика булуы мөһим. Без шул юнәлештә эшлибез, - диде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Римма Ратникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июня 2022 - 09:00
    Кавзияково отпраздновали юбилей Раифа-абый
  • 22 июня 2022 - 15:43
    День памяти нужен и для детей
  • В районе состоялся объезд полей
  • Посевные работы в районе подходят к концу
  • Сармановскому марафонцу покорилось очередное достижение
  • Ремонтные работы в районной поликлинике подходят к концу
  • Сармановцы приняли участие в заседании Общественного совета нефтяников
  • Сармановская молодежь разрабатывает стратегии развития молодежной политики
  • В Сарманово отпраздновали День семьи, любви и верности
  • Сармановская ЦРБ стала победителем зональной Спартакиады
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
  • Районның "Егет солтаны" Вилдан Юнысов Әлмәттә яши
Реклама