САРМАН
  • Рус Тат
  • Көн темасы, 9 июль

    Корылык нәтиҗәсендә республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган видеокиңәш­мә барышында хәбәр иттеләр.- Республика кырларында хәлләр көннән-көн начарлана бара, - диде Премьер-ми­нистр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. - 20 июньгә 12 район корылыктан интегүен ачыклаган идек, хә­зер аларга тагын 10...

    Корылык нәтиҗәсендә республиканың кайбер районнарында гадәттән тыш хәл игълан ителә. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган видеокиңәш­мә барышында хәбәр иттеләр.- Республика кырларында хәлләр көннән-көн начарлана бара, - диде Премьер-ми­нистр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. - 20 июньгә 12 район корылыктан интегүен ачыклаган идек, хә­зер аларга тагын 10 район өстәлде. Туфракта дым юк. Кайбер районнарда гадәттән тыш хәл игълан итәргә туры киләчәк. Яңгыр бүген яумаса, иртә­гә явар дип өметләнсәк тә, тик, кызганыч, синоптиклар фаразы безне сөендерми. "Халык телендә гәрәбәдәй бөртек дигән сүз бар, тиен тырнагы дигәнен дә кулланалар. Быелгысы тиен тырнагы кебек булачак, - диде министр, иген­нең ничек буласын фаразлап. - Көзге культураларга өмет баглаган идек. Әмма алар өчен дә табигать шартлары әйбәт тү­гел. Быел бөртекләр вак, сыйфаты да начар. Андыйны яхшы бәядән сатып та булмый". Көннәрнең мондый кызу торуы моңарчы безнең як­ларда булмаган корткыч бө­җәк - саранча барлыкка ки­лүгә дә китерде. Республиканың 20 районында, шул исәптән Әлмәттә шәһәрендә дә, саранча пәйда булган. Аның таралуына юл куймау өчен, даими эшкәртүләр, тикшерүләр алып барыла. Саранчаның бик тиз үрчүе һәм "комсыз" бөҗәк булуы билгеле. Аңа тап булсагыз, 2-42-94, 2-54-31 телефоннарына хәбәр итүегез сорала. (районыбыз буенча).Белгечләр әйтүенчә, көн­нәр болай торса, урып-җыю эшен бер атнадан башларга туры киләчәк. Көзге культуралардагы дымлылык 45 про­центка кадәр төшкән. Тамырда килеш бөртекләр ки­бә башлаган. Тик урып-җыю­га комбайннарның барысы да әзер түгел икән. "Бүген төп максат терлек азыгы һәм урып-җыюга техника әзерләү", - диде республика Президенты Рөстәм Миң­неханов. Районда бөртекле язгы культуралар - 40569 гектар, көзге культуралар 11000 гектар мәйдан били. Рапс - 10700 гектар, чөгендер - 7760 гектарда, азык культуралары 14528 гектарда игелә.

    Тиздән Питраулар җитә.Быел Питрау 12 июль көнне 18.00 сәг. - тә Ләке авылында, 13 июльдә 19.00 сәг. - тә Баткакта узачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

    Буген бөтен мөселман дөньясы, шул исәптән Россия мөселманнары да, изге Рамазан аен каршы алды. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота.. Ураза тоту изге Рамазан аенда 30 (29) көн дәвам итә. Рамазан ае мөселман календаренда үзенчәлекле ай булып санала. Бу ай турында Изге Коръәндә болай дип язылган: "Рамазан ае - бик шәриф ай, ул айда Аллаһы Тәгаләдән кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, рузә тотсын!" (2:185, "Ногмани тәфсире"ннән). Рамазан ае - Коръән иңдерелгән ай. Нәкъ менә шушы айда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Күп гасырлар дәверендә мөселманнар Рамазан аенда ураза тотып киләләр.Ел саен Рамазан ае 11-12 көнгә алга күчеп бара. Быел мөселманнарның уразасы июль аена туры килде, ягъни алар уразаны җәйге көннәрдә тотарга тиеш булды. Шартлар авыр кебек тоелса да, мөселманнар ураза тоту җиңел бирелә, диләр.. Әмма ураза тоту турында сүз барганда, Ходайга ышанучыларның әллә кайдан яңа көчләре, куәт чыганаклары барлыкка килә. Шуңа күрә алар уразаны җиңел тота. Быел да ураза тотучыларга шул көчләр ярдәм итәр, дип ышанабыз. Рамазан ае, һәрвакыттагыча, саваплы эшләр, якыннарыбыз турында кайгырту, күрше-тирәдә яшәүчеләргә мәхәббәт һәм теләктәшлек ае булсын иде, дигән теләктә калабыз.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: