Көн темасы, 7 июль.

Татарстанда муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсы дәвам итә. Бүләк фондының гомуми күләме - 35 миллион сум. Һәр район бу бәйгегә үз проектларын тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыруга грант ота ала. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, мондый конкурсны уздыру идеясе республикада "Бердәм Россия"...

Татарстанда муниципаль берәмлекләр һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсы дәвам итә. Бүләк фондының гомуми күләме - 35 миллион сум. Һәр район бу бәйгегә үз проектларын тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыруга грант ота ала.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, мондый конкурсны уздыру идеясе республикада "Бердәм Россия" көннәрен уздырганнан соң барлыкка килгән. Ул вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә кызыклы идеяләр белән мөрәҗәгать иткән булган.Бәйге 3 этапта уздырыла. 2 июльгә кадәр башлангыч сайлап алу туры булган - һәр район иң яхшы дип тапкан ике проектны билгеләгән. Беренче этап 7-10 июль көннәрендә узачак. Бу көннәрдә өч мәйданда - Казанда, Алабугада һәр берәмлек үз проектларын тәкъдим итә.Конкурсның финал этабы исә 15 июльдә була. Финал сайлаулары нәтиҗәсендә 10 җиңүче һәм 43 лауреат билгеләнергә тиеш. Җиңүчеләр 1 миллион сумга кадәр, ә лауреатлар 580 мең сумга кадәр грантка лаек булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: проектны тормышка ашыруга таләп ителә торган сумманың 60 проценты грант акчалары булса, 40 процентын муниципаль район яки шәһәр округы үз хисабына капларга тиеш. Грант алган проектлар быелның 1 октябренә кадәр тормышка ашырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июня 2022 - 09:00
    Кавзияково отпраздновали юбилей Раифа-абый
  • 22 июня 2022 - 15:43
    День памяти нужен и для детей
  • В Сарманово состоялся зональный фестиваль республиканского конкурса красоты материнства и семьи «Нечкәбил»
  • В районе состоялся объезд полей
  • Посевные работы в районе подходят к концу
  • Сармановскому марафонцу покорилось очередное достижение
  • Ремонтные работы в районной поликлинике подходят к концу
  • Сармановцы приняли участие в заседании Общественного совета нефтяников
  • Сармановская молодежь разрабатывает стратегии развития молодежной политики
  • В Сарманово отпраздновали День семьи, любви и верности
  • Сармановская ЦРБ стала победителем зональной Спартакиады
  • Презентация книги А.Габиди «Күлдәвектә кояш көлә»
Реклама