САРМАН
  • Рус Тат
  • Көн темасы, 29 июль

    Сарман үзәк китапханәсе үзенең укучыларына яңадан-яңа китаплар даими тәкъдим итә.Шулар арасында Р.Гыймадиевның "Без-авыл балалары" һәм Зифа Кадыйрованың " Бәхеткә юл кайдан?" дип исемләнгән китаплар да бар. "Без-авыл балалары" китабының авторы СССР матбугат отличнигы , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Мөбәрәк улы Гыймадиев. Бу аның өченче китабы. . Бу җыентык табигатьнең...

    Сарман үзәк китапханәсе үзенең укучыларына яңадан-яңа китаплар даими тәкъдим итә.Шулар арасында Р.Гыймадиевның "Без-авыл балалары" һәм Зифа Кадыйрованың " Бәхеткә юл кайдан?" дип исемләнгән китаплар да бар.

    "Без-авыл балалары" китабының авторы СССР матбугат отличнигы , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Мөбәрәк улы Гыймадиев. Бу аның өченче китабы. . Бу җыентык табигатьнең матур почмагына урнашкан Морбаш авылының күренекле шәхесләре һәм аларның матур эшләренә багышланган. Авыл шатлыклы көннәр дә, михнәтле заманнар да кичергән. Әмма бер нәрсәне дә еллар тузаны каплый алмаган. Бу яклар халкының фидакарьлек , илгә- көнгә, туган җиргә, игенче хезмәтенә тугрылык кебек гүзәл сыйфатларны саклаган. Морбаш авылы халкының яртысын тәшкил иткән Уразайлар, Әһелтдиннәр, Газдаллар нәселенә бу сыйфатлар аеруча мул бирелгән. Җыентыкта шуларның эш- гамәлләре , уй-хыллары аша Морбаш кешеләренең авыр үткәне, киләчәккә өметләре чагылыш тапкан. Җыентык Фәрит Уразаевның " Шәҗәрәм - авыл тарихы" дигән язма белән ачыла. Аның әтисе Язкар -авылның данлыклы механизаторы. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып Җиңү көненә кадәр ут эчендә кайный. Командованиенең "яшерен", "үтә яшерен" хатлар, донесениеләр ташый . Яралана. Дәвалангач янә алгы сызыкка җибәрелә. 1946 елның җәендә туган туфракка аяк баса. Кайту белән " Колесный" тракторына утыра. Тормыш юлдашын да әллә каян эзләп тормый - күршедә генә яшәгән Әһелтдин кызы Мәзхинурны алып чыга. Алар лачын кебек 7 ир-егет үстерәләр. Балалар кул арасына керәләр, яхшы укыйлар, күбесе югары белем алып, җәмгыятъкә файдалы кешеләр булып җитешәләр, үз ояларын коралар. Туган йортны, әти- әнине изге нигез итеп яшиләр. Олы тормыш юлын узганда бу гаилә кичергәннәр райондашыбыз Әнүрбик Сөләймановның " Җиде егет булганнар " исемле очеркында сурәтләнә. Дус, берсе өчен берсе үлеп торган тату, бердәм , эшчән гаилә турында морбашлылар "Авылның йөзек кашы " дип ялгышмыйлар. Исеме республика чикләрендә дә яңгыраган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев 6 яшьтән җырлый башлый. 7 яшендә үзешчән сәнгать осталарының район смотрында 1 урынны ала. Аның бүгенге көнгәчә сузылган җырлы гомере " Җырлыйсы җырлар алда әле" дигән әңгәмәдә һәм " Рәйханнардан башланган юл" исемле мәкаләдә яктыртыла. Запастагы майор Фоат Уразаев, офицер погоннарын салгач, ракетачы һөнәрен каләмгә алыштыра. Бүгенге көндә ул " Мәдәни җомга " атналык газетасының сәяси күзәтүчесе. Китапта аның "Ерткычлык", "Ул милләтче иде ", "Чорда түгел, чирдә хикмәт" , " Иблис токымына ни җитми?" язмалары урын алган. Икенче династия - Газдаловлар. Аларны районда белмәгән кеше юк. Газдал ага белән Таифә апа 8 бала үстереп, аякка бастырганнар. Авыр елларда да сер бирмәгәннәр. Сөенечкә балаларының берсе дә ата-ана йөзенә кызыллык китермиләр. Баш балалары Хәнифә сугыш елларында блокадалы Ленинградта хәрби-механика заводында эшли, дошманны җиңүгә корал коеша. Икенче кызлары Фатыйма югары белемле педагог. РСФСР халык мәгарифе отличнигы , гомере буе балаларга физика-математика укыта. Газдал агайның шаян Асиясен Сарман халкы олылап Газдаловна дип дәшеп яшәде. Ул 40 елдан артык район үзәк хастәханәсендә акушер- гинеколог булып эшләде. Атказанган табиб исеменә лаек булды. Балаларга 57 ел физика-математика фәнен укыткан, атом, галәм серләрен төшендергән Мәхмүт Газдалов турында олы хөрмәт белән " Сарман физигы" " диләр. Халык мәгарифе отличнигы Мәхмүт Газдалов турындагы " Сарман физигы" дигән очерк хәтирәләрне мәктәптә эшли башлаган 50 нче еллардан әйләндереп алып кайта. Аның үзенең дә " Без - авыл балалары" дигән язмасы авыл баласының михнәтле узганы турында сөйли , тормышның һәр мизгеленең кадерен белергә, кешелек өчен изге гамәлләрне күбрәк кылып калырга чакыра. Зиннур Газдаловка сугыш башланганда 19 яшь була. Ул башта Алабугада китапханәче белемен алган, аннан Магнитогорскийда паровоз йөртүче машинист һөнәрен үзләштерә.Үзе йөртә торган паровоз белән фронтка китә. Неман елгасы буенда яраланып , могҗиза белән генә исән калып Морбашка кайта һәм сугышта кан эчендә саташып ятканда әйткән " Исән калсам, гомерем буе коелар казыр , чишмәләр чистартыр идем" ,- дигән нәзерен үтәргә керешә. Ничек үтәгән соң бер куллы фронтовик аны? Бу хакта " Нәзер" исемле язма сөйли, Пермь шәһәрендә яшәп ятучы табиб кызлары Хәмдия , төпчекләре инженер Мансур,1927 елда туган Шәкүр абыйлары ,гомумән барлык туганнары турында Асия Гыйниятуллинаның "Туганнарым- горурлыгым" дигән истәлекләрендә кызыклы һәм гыйбрәтле итеп язылган.Морбашта ярты авылны дип әйтерлек Әһелтдиннәр династиясе тәшкил итә. Зәйнетдин ага озын гомерле була һәм ул аны үкенерлек үтмәде. Аңың игелекле эшен 7 баласы дәвам итә. Җидесе дә тиешле белем алып , тормышта лаеклы урыннарын таптылар. Кызлары Гөлүсә , Кәүсәрия , Сәфәрия әниләре һөнәрен сайлап , гомерләрен сәүдәгә багышладылар. Алары читтә яшәсәләр дә, ерактагы кояш якты , җылы була дигәндәй , төп нигезне онытмыйлар , кайтып күрешеп торалар. Зөбәер , Гөлзирәк , Закария Айрат Әһелтдиновлар хуҗалыкның ярты эшен башкаралар , авылны шулар тота. Кайда гына эшләмәсен ,кешеләр күңелендә озак еллар ядкәр итеп сөйләрлек якты эз калдыручы Зөбәер Әһелтдинов турында " Әткәй бүтәнчә эшләргә өйрәтмәде..." , "Үткәннәрнең матур ядкәре" , "Зәйнетдиннекеләр" исемле очеркларда яктыртыла. Җыентыкка мәзәкләр дә кертелгән. Аның авторы Ринат Таҗетдинов. Ул тормыштагы сәер, көлкеле хәлләрне, мәзәкләрне, үзенчәлекле вакыйгаларны тотып ала һәм җәмгыятьнең тискәре якларын , аны китереп чыгарган гаеплеләрне камчылый.Яшәешнең язылмаган законымы, әллә тәкъдиргә язылганнанмы, күпчелек талантларның гомере ни өчендер кыскарак була. Ринат белән дә шулайрак килеп чыга. Түккән хезмәтләренең җимешләрен татый, тормышның рәхәтен күрә алмыйча, 36 яшендә, йөрәк өянәгеннән китеп бара. Авылдашларына, Сарманлыларга бөртекләп җыйган мәзәкләре кала. Ә Морбаш авылы да матурлана , юллар асфальтка төренә , яңа йортлар калкып чыга. Зәйнетдин , Газдал , Язкар агалар башлаган матур эшләрне , җырларны дәвам итүчеләр " Без - авыл балалары " дип горурланып әйтерлек шәхесләр үсеп тора Морбашта. Китап бай эчтәлекле , бик күп фотолар белән сыйфатлы кәгазьдә басылган. Тышкы бите авылның күренеше белән үзенә җәлеп итеп тора. Исеме җисеменә туры килә.

    Зифа Кадырова исеме китап укучыларга «Сагынырсың - мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" исемле әсәрләре аша таныш. Аның әсәрләрендә башларны югалтырлык кайнар мәхәббәт, көтелмәгән хыянәт, тормыш юлларындагы ялгышлар, тетрәнүләр, газаплар, ачы югалтулар һәм татлы күз яшьләренә манчылган бәхетне табу мизгелләре. Язучының 4 нче китабы "Бәхеткә юл кайдан?" дип атала. Повестьнен төп героинясы Дилә үзендә татар хатыннарына хас булган барлык сыйфатларны берләштерә. Ире Рәмисне өзелеп ярата. Ә ул Диләне бар дип тә белми, юньләп өенә дә кайтмыйча, читләр белән йөри, үз хатынын кимсетә, мәсхәрәли, кыйный. Дилә 2 бала таба.Иренең колы булып яшәү, ул хыянәт итүеннән , малае эчүеннән һәм үзен кыйнаудан туктар, кызы да төзәлер, тормыш көйләнер, гаиләгә уртак мәхәббәт кайтыр дип өметләнә. Балалар үсеп җиткәч, чәчләрең үрә торырлык хәлләргә дучар булгач кына, Дилә уйлана башлый. Баштан ук аңлашырга кирәк булган ләбаса! Талашып- кыйнашып түгел, ә кайнар йөрәкләрне ачып. Дөрес, Дилә аларга юл тапмакчы була, ялгызы бәргәләнә, әмма хәлне үзгәртә алмый. Чөнки мәхәббәт тә, гаилә дә, бәхет тә бер кеше тарафыннан гына булдырыла алмый. Барлык ялгышларны уртага салып, гафу итәрдәен гафу итеп, тулысынча аңлашып, шул нигездә иңне - иңгә куеп, йөрәкне йөрәккә салып көрәшкәндә генә мәхәббәт һәм гаиләне саклап, бәхеткә юл ярып була. Бу көрәш - гомер буе дәвам итә торган көрәш. Бу синең -эшең! Читтән, көтелмәгән ярдәм булмаячак! Таянычың - гаиләң, якыннарың, дусларың. З.Кадырова - "Һәрбер кеше бәхетенең дә, бәхетсезлегенең дә сәбәбен иң беренче чиратта үзеннән эзләргә кирәк" дигән нәтиҗәгә килә. Язучы бу әсәрендә аталар белән балалар мәсьәләсен бөтен җитдилеге белән куя.Улы Рөстәмнән дә, кызы Диләрәдән дә Дилә тупаслыктан, хурлаудан башка нәрсә күрми. Ахырда эчкече улының кулыннан үлмәс өчен, фатирыннан качып, сукбайлыкка төшә.Ә бит бианасы да, биатасы да Дилә үзе дә балаларның кимчелекләрен яшерү, иркәләү белән шөгыльләнәләр.. "Без кадерләп, яратып үстергән балалар бездән өстенлек алдылар.Кайда ялгыштык?" дип баш ваткан Дилә моның тагын бер сәбәбен таба: алар безне, безнең ялгышларыбызны кабатлый.Автор белән килешми мөмктн түгел: өлкәннәрнең хыянәте, мәрхәмәтсезлеге, битарафлыгын, һәммәсе-һәммәсе балаларында кабатланып, бумеранг кебек үзләре әйләнеп кайта. Күпләр янәшәсендәгеләрне, заманны гаепли, тик үзләрен генә читтә фәрештә кебек саф итеп калдырырга ярата. Юк, алай булмый.Син үзен башлап хәлиткеч адым ясарга тиеш. Йөрәк аша аңлашу гына ир белән хатынны, балаларны бер йөрәк итеп туплый һәм бәхеткә алып бара.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: