САРМАН
  • Рус Тат
  • Көн темасы, 28 февраль.

    1 майдан соң сугым эшләрен теләсә кайда башкарырга ярамый булачак. Моның өчен махсус мәйданчык булырга тиеш. Өстәвенә бу урынны теркәтергә һәм сертификат алырга кушалар. Чик буе хезмәте регламенты ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә менә шундый катгый таләпләр куя. Фермерның үз цехы булмаса, терлеген чалдыру өчен аңа якындагы махсуслашкан урынга барырга туры...

    1 майдан соң сугым эшләрен теләсә кайда башкарырга ярамый булачак. Моның өчен махсус мәйданчык булырга тиеш. Өстәвенә бу урынны теркәтергә һәм сертификат алырга кушалар. Чик буе хезмәте регламенты ит җитештерү белән шөгыльләнүчеләргә менә шундый катгый таләпләр куя. Фермерның үз цехы булмаса, терлеген чалдыру өчен аңа якындагы махсуслашкан урынга барырга туры киләчәк.Таләпләр мөгезле эре терлек асраучыларга гына түгел, ә ит җитештереп сату белән шөгыль­ләнүче һәркемгә кагыла. Әйтик, мәсәлән, хуҗалыгында күпләп кош-корт асраучылар үзләрен­нән артканын сатарга уйлый икән, алар да яңа регламент таләп­ләренә буйсынырга тиеш булалар. Шунсыз итеңне сәүдә нокталарына чыгармаячак­лар. Бүген күп кеше сатар өчен булган терлеген абзар артында гына суя. 1 майдан соң андыйларны җавапка тарта башлаячак­лар. Гражданнарга - 1-2, җаваплы затларга - 10-20, юридик зат буларак теркәлмәгән эшмәкәрләргә - 20-30, юридик затларга 100-300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

    "ВТ"

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: