САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Көн темасы, 24 июль.

Татарстанда беренче тапкыр эшли торган яшьләр иҗатын чагылдыручы телевизион фестиваль оештырыла. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы әлеге үзенчәлекле проект эшли торган яшьләр арасында ел саен уздырылачак.Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк фестиваль республиканың төрле оешма-предприятиеләрендә көч куючы яшьләрне профессиональ һәм иҗади яктан ачу максатын куя. Ул 1...

Татарстанда беренче тапкыр эшли торган яшьләр иҗатын чагылдыручы телевизион фестиваль оештырыла.

Реклама

Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы әлеге үзенчәлекле проект эшли торган яшьләр арасында ел саен уздырылачак.Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк фестиваль республиканың төрле оешма-предприятиеләрендә көч куючы яшьләрне профессиональ һәм иҗади яктан ачу максатын куя. Ул 1 августта старт алачак.
Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, фестивальнең зона этаплары Татарстанның биш шәһәрендә: Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт. Түбән Камада үтә. Финалга чыкканнар исә Казанда 2013 елның 11-14 декабрендә очрашып, көч сынашачак.Фестивальдә предприятие, төрле оешмаларда эшләүче яшьләрдән торган (18-35 яшьлеләр) артистлар командасы катнаша ала.Проект кануннары буенча конкурста профессиональ артистлар катнаша алмый. Жюри тарафыннан фестиваль конкурсантлары «Вокал», «Хореография», «Фотокросс», «Минута славы» һәм башка номинацияләр буенча бәяләнә. Ә фестивальнең җиңүче-лауреатлары хакында бөтен дөнья беләчәк, чөнки җиңүчеләрдән торган зур концерт «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Аларны шулай ук кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, Татарстан Президентының Күчмә кубогы белән бүләкләнү дә көтә, ди проект җитәкчеләре.Фестивальдә катнашу өчен видеогаризалар 9 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә әлеге фестивальгә безнең район командасы да әзерләнә. Аларга зурдан-зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X