САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Көн темасы, 20 февраль.

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында табыш китерми торган, ягъни зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак. 2015 елдан башлап андый предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтмәскә уйлыйлар. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Идарәчелекнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми...

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында табыш китерми торган, ягъни зыянга эшләүче хуҗалыклар калмаячак. 2015 елдан башлап андый предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтмәскә уйлыйлар. Бу турыда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Идарәчелекнең киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чара тулысы белән авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Элеге чарада район башлыгы һәм Сарман аграр коллияте директоры да катнаштылар..
- Хәзерге вакытта Татарстанда 500гә якын эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмалары бар. Аларның һәр алтынчысы зыянга эшләүчеләр рәтендә. Әлеге мәсьәләне тиз арада хәл итү кирәк. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген арттыру - иң мөһим максатларның берсе. Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бу бурычларны тормышка ашыру бер дә җиңел түгел. Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәч, көндәшлек тагын да кискенләште. Дөресен генә әйткәндә, әлеге яңа системаның безнең алга нинди таләпләр куюын да төгәл генә белмибез. Тик авыл халкы эшли, тырыша. Алар чын мәгънәсендә геройлар, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Кадрлар проблемасы - авыл хуҗалыгы тармагындагы иң мөһим мәсьәлә булып кала бирә. Тиздән чәчү вакыты җитә, ә республикага агроном кебек белгечләр җитми.
- Кайбер хуҗалык җитәкчеләре бер дигән агрономнарын кыш көне озак вакытлы ялга җибәрә. Ә яз җитә башлагач, аларның кирәге чыга. Тик кыш көне "ялга озатылган" агроном авыл хуҗалыгына яңадан кайтырга теләми. Министрлык мондый җитәкчеләргә тискәре карашта тора. Әгәр дә технолог юк икән, хуҗалыкка бюджет ярдәменең файдасы булмаячак. Шуңа күрә, быел андый предприятеләргә булышмаячакбыз. Әгәр сезгә финанс ярдәме кирәк икән, тиешле белгечләрне киләсе ике атна эчендә табыгыз, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагы тиешле белгечләр белән 82 процентка гына тәэмин ителгән. Бигрәк тә ветеринария белгечләре җитми икән. Шуңа күрә, Рөстәм Миңнеханов кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортларының өлеше зур булырга тиеш, дип саный.
- Сезнең төп максат - укытып чыгару түгел, ә белгечләр әзерләү. Яшьләр авылдан килеп эшкә кире авылга кайтырлык булсын. Без сезнең эш нәтиҗәлелеген дә шуннан чыгып бәялиячәкбез. Уку йорты тәмамлаучылар авыл хуҗалыгы тармагына күбрәк кайткан саен, сезнең өчен яхшырак булачак, - дип мөрәҗәгать итте Президент югары уку йорты җитәкчеләренә.
Әлбәттә, яшьләр авылга кайтсын өчен, аларны тиешле шартлар белән тәэмин итү дә кирәк. Әлеге өлкәдә эшчәнлек актив бара. Мәсәлән, 2014 елда яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мөмкинлеге ике тапкырга арткан. Бу исә елына 1300гә якын йорт төзеп булачак, дигән сүз.

Сүз уңаеннан

Республика Президенты катнашындагы кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә, беренчел бүленештә 67 миллион сум акча күчереп, Сарман аграр көллияте базасында агропромышленность комплексы өчен эшчеләр әзерләү буенча заманча үзәк булдыру турындагы карарга киленде.

"ВТ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев