САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Көн темасы, 18 июль

Хыяллар тормышка аша торган кичә. 17 июльдә Казан шәһәрендә елның иң мөһим вакыйгасы - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ябылу тантанасы үткәрелде. Көтеп алган уеннар тәмам.Әйе, ни кызгыныч, Универсиада Уты сүнде. "Kazan-Arena" футбол стадионында студентлар уеннарының финал аккорды булып торган зур хезмәтнең нәтиҗәсен барыбыз да күрдек. Сарман районы делегациясе ябылу тантанасында...

Хыяллар тормышка аша торган кичә.

17 июльдә Казан шәһәрендә елның иң мөһим вакыйгасы - XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ябылу тантанасы үткәрелде. Көтеп алган уеннар тәмам.Әйе, ни кызгыныч, Универсиада Уты сүнде. "Kazan-Arena" футбол стадионында студентлар уеннарының финал аккорды булып торган зур хезмәтнең нәтиҗәсен барыбыз да күрдек. Сарман районы делегациясе ябылу тантанасында район башлыгы Нәфис Закиров җитәкчелегендә кунак буларак катнашты. Ул кичне 45 мең кешегә исәпләнгән стадионда алма төшәрлек урын да юк иде.Әлбәттә, алар белән телетамашачылар да узган ярышларның иң матур мизгелләрен зәңгәр экраннардан искә алдылар. Һәр җирдә зур бәйрәм атмосферасы иде. Универсиаданың ябылу тантанасында бу юлы ил җитәкчелеге исеменнән Россия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев катнашты. "Хәерле кич!"- дип башлады ул чыгышын. Әлеге чараның бер үк вакытта дулкынландыргыч һәм моңсу булуын да белдерде. Аныңча, Универсиаданы Россиядә, Казанда уздыру - бөтен ил өчен зур дәрәҗә. "Рәхмәт спортчыларга, тренерларга, волонтерларга, җанатарларга! Ниһаять, рәхмәт Казанга!", - диде ул. Д.Медведев фикеренчә, Универсиада кунаклары Казанны мәңгегә яратып истә калдырырлар. Ябылу тантанасы - ачылыштан аерылып торды һәм тамашачыда башка төрле хисләр тудырырды. Шоу барышында халыкны тантана түгел, ә искә төшерү хисләре биләп алды. "Хыяллар тормышка аша торган кичә" дип исемләнгән чарада Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Тимур Родригез, Эльмира Кәлимуллина,Нюша, Динә Гарипова, Елка, Земфира, "Zdob si Zdub", "Би-2", "Каста", "Мумий Тролль" һәм башка җырчылар чыгыш ясадылар. Стадион үзәге зур бер бию мәйданына әверелгән, волонтерлар әлеге мәйданны тутырып, тамаша дәвамында сәхнәдә чыгыш ясаучыларга ярдәм итте.Тамашачылар исә, җырчыларга кушылып җырладылар. Гомумән,шуны әйтергә була,ул кичне стадионга җыелган барча кеше зур бер тату галәне хәтерләтте.Тантана дәвамында Уеннарны оештыручылар һәм тамашачылар Казан Универсиадасының иң сокландыргыч, дулкынландыргыч, моңсу эпизодларын искә төшерде.Әлбәттә, аларны инде кире кайтарып алып булмый. Ләкин, без һәммәбез дә әлеге зур вакыйганы хәтердә булса да яңарта алуга сәләтле. Универсиада дәвам иткән 10 көн кешеләрне бераз гына булса да үзгәртте. Бу хакта үз чыгышында Казан мэры Илсур Метшин да ассызыклады. "Әлеге 12 көн чын мәгънәсендә спорт, матурлык һәм гармония идеалларының триумфына әйләнде. Универсиадага бәйле рәвештә шәһәр генә түгел, ә кешеләрнең аңы да үзгәрде", - дип белдерде ул. Соңыннан исә Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты Клод-Луи Гальен, рәсми рәвештә Уеннарны ябык дип игълан итте. FISU әләме 2015 елда Көньяк Кореянең Кванджу шәһәрендә Универсиаданы кабул итәчәк оештыру комитеты әгъзаларына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев