САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр.15 март.

"Сарман" радиосы төзелүгә - 50 ел. Район журналистларының остазы, 47 еллык журналистлык стажының 22 елын радиога багышлаган, күпләр аны "Сарман Левитаны" дип йөртә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, матбугат отличнигы, Р.Гыймадиев белән радионың үткәне, беренче тапшырулар, истәлекле вакыйгалар турында гамьле әңгәмә. Мәгълүм булганча, радионың чишмә башы 1938 елларга барып тоташа. Район...

"Сарман" радиосы төзелүгә - 50 ел. Район журналистларының остазы, 47 еллык журналистлык стажының 22 елын радиога багышлаган, күпләр аны "Сарман Левитаны" дип йөртә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, матбугат отличнигы, Р.Гыймадиев белән радионың үткәне, беренче тапшырулар, истәлекле вакыйгалар турында гамьле әңгәмә. Мәгълүм булганча, радионың чишмә башы 1938 елларга барып тоташа. Район үзәгендә шул елда радиоузел эшли башлый. Сугыш чорларында чыгышлар я язгы чәчү, я урак, займ тарату, налог җыю кампанияләренә яисә сайлауларга багышлана.

Хрущев елларында җәмәгатьчелек тәртибендә эшләүче радиоредколлегияләр оеша.Төп эшне укытучылар, китапханәчеләр, клуб мөдирләре башкара. Ул елларда тапшыруларны радиогазета форматында алып бару традициягә керә. Радиогазетаның иң үтемлесе- "Безнең чаян" сәхифәсе. Аңа эләгүдән күпләр уттан курыккан кебек курка. 1962 елның апрель ахырында районда радиотапшырулар оештыру буенча карар кабул ителә. Район элемтә узелына радио оештыручы һәм диктор штаты бирелә. Шул елның 7 маеннан башлап чыбыклы радио аша системалы рәвештә атнага 3 тапкыр 15-20 минутлык район хәбәрләре бирү башлана. Аерым бүлмә булмау сәбәпле, тапшырулар районнан шактый читтә урнашкан авыллардан да алып барыла.1964 елдан радиооештыручы штаты район газетасы редакциясенә күчерелә. Хәбәрчеләр саны, тапшырулар тематикасы арта. 1972 елда районда элемтә узелының яңа бинасы сафка баса. Радиостудия өчен аерым бүлмә бирелә.Тапшырулар оештыру, хәбәрчеләр белән эшләү өчен уңайлыклар тудырыла. Радио, телевидение, элемтә, мәгълүмат чаралары тиз үсеш алган чорда чыбыклы радио да үз көчен югалта. Халыкның компьютерга, интернетка тартылуы көчәя. Сарманда да чыбыклы радио бетә, 2002 елда эфир тапшыруларына күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев