САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 9 апрель

    Бүген 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, халыкка хәбәр итүнең үзәкләштерелгән автоматик системасын тикшерүләр уздырыла. Моның өчен электр сиреналары кабызылачак. Бу вакытта тыныч булу һәм тәртип саклау сорала. Киләсе өч елда юл фондларына керә торган акча күләме 100 миллиард сумга кимергә мөмкин. Шуңа күрә Россиянең...

    Бүген 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр республикада, шул исәптән безнең районда да, халыкка хәбәр итүнең үзәкләштерелгән автоматик системасын тикшерүләр уздырыла. Моның өчен электр сиреналары кабызылачак. Бу вакытта тыныч булу һәм тәртип саклау сорала.

    Киләсе өч елда юл фондларына керә торган акча күләме 100 миллиард сумга кимергә мөмкин. Шуңа күрә Россиянең Финанс министрлыгы бензин акцизларын күтәрергә тәкъдим итә. Министрлык коллегиясендә аның башлыгы Антон Силуанов әнә шундый хәбәр җиткергән. Аның сүзләренә караганда, юл фондларына акча җыю акциз бәяләрен арттырудан гына гыйбарәт булырга тиеш түгел. Министр фикеренчә, моннан тыш нефть тармагында пошлина һәм салымнарга да үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

    Россия Хөкүмәте "промилле" төшен­чәсен законга кире кайтару турындагы проектны яклап чыккан. Бу хакта әлеге документ авторларыннан берсе, Федерация Советы әгъзасы Вадим Тюльпанов хәбәр иткән. Аның сүзләренә караганда, промиллене кире кайтару йөртүчеләргә алар лаек булмаган җәзадан котылырга ярдәм итә­чәк. 2007-2010 елларда алкоголь күләме бер литр канда 0,3 граммнан арткан очракта гына йөртүче исерек дип санала иде. Әмма исерек йөртүчеләр катнашындагы аварияләр саны артуны сәбәп итеп, ул вакыттагы ил башлыгы Дмитрий Медведев бу норманы гамәлдән чыгарды.

    Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җит­кергән соңгы мәгълүмат­ларга караганда, республика­ның дүрт районында урнашкан дүрт авылын су баскан. Барлыгы 58 кеше яши торган 26 йорт, бакчалар, ике күпер су астында калган Синоптиклар 10 апрель тө­нендә - 1-6 градус суык, ә көндез 2-7 градус җылы буласын фаразлый. 11 апрель тө­нендә 5 градуска кадәр суытырга, ә көндез 5 градуска кадәр җылытырга мөмкин. Узган җомгада синоптиклар бу атнада температу­раның +20гә җитәргә мөмкин булуын әйткән иде. Әлегә хәлләр ул кадәр үк куркыныч түгел, әм­ма тынычланырга да ярамый. Узган атнада булган ки­ңәш­мәдә әйтелгәнчә, гадәт­тән тыш хәлләр телгә алынган районнар гына түгел, Яңа Чишмә, Чирмешән, Зәй, Әл­мәт, Бөгел­мә, Ютазы, Мөслим, Әгер­җе, Теләче, Арча районнарында да килеп чыгарга мөм­кин.

    Республикада 761,5 мең квадрат метр торак сафка бас­кан инде. Бу еллык планның 32 проценты дигән сүз. Төзелеш, архитектура һәм торак-ком­муналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, төзелеш күләме респуб­ли­ка­ның 20ләп районында уңышлы бара. Ветераннарны торак белән тәэмин итү өчен респуб­ликада быел 104 йорт сафка басачак. Тик әлегә 66 объектта төзелеш акрын бара. Социаль ипотека программасына кил­гәндә, төзелеп килүче 133 йортның 36сы кулланылышка тапшырылган инде. Ягъни 2,5 мең фатир инде әзер. 44 йортта соңгы эшләр бара, 18е - уртача әзерлектә, 35ендә сүлпәнлек сизелә. Билгеле булганча, социаль ипотека программасына чиратка керергә теләүчеләр төп исемлеккә эләгә алмый. Торак шартларын яхшыртырга теләү­челәр районнарның торак комиссиясенә документлар тап­шырып, аларны тикшер­гәннән соң, мохтаҗ дип табылган гаиләләрне чиратка куялар. Моңа кадәр 2-3 ай эчендә документлар каралып, гаиләләр номер ала, торак фонды белән килешү төзеп акча сала башлый иде. Йорт салу өчен җир булмау сәбәпле, торак фонды килешү төземи.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: