САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 8 апрель

Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башкарма комитет җитәкчесе Л.Нуретдинов алып барды. Нигездә сүз санитар-экологик икеайлык хакында барды. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культура булдыру һәм аны үстерү максатыннан, ТР Президенты указы белән 2013 нче ел «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик...

Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башкарма комитет җитәкчесе Л.Нуретдинов алып барды. Нигездә сүз санитар-экологик икеайлык хакында барды. Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик культура булдыру һәм аны үстерү максатыннан, ТР Президенты указы белән 2013 нче ел «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик культура елы» дип игълан ителгән иде. Әлеге указны һәм ТР Министрлар Кабинетының санитар-экологик икеайлык турындагы 537 нче санлы (29.03.2013) боерыгын үтәү һәм торак пунктларны санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлик таләпләренә җавап бирерлек итеп чистартуны гамәлгә ашыру йөзеннән, район Башкарма комитеты «Районның торак пунктларын санитар чистару, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча икеайлык уздыру турында» 47 нче санлы боерык чыгарды. Ул 15 нче апрельдән 15 нче июньгә кадәр барачак. Аның кысаларында авыл һәм поселок җирлекләре арасында конкурс үткәрелеп, җиңүчеләр район Сабантуенда бүләкләнәчәк. Шулай ук авылларның иң төзек, матур йортлары да билгеләп үтеләчәк. Киңәшмәдә иң беренче булып сүз башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Р.Солтановка бирелде. Ул икеайлык кысаларында үтәчәк чаралар планы, нәтиҗә чыгару буенча төзелгән штаб членнары белән таныштырды. Сарман авыл җирлегендә узачак чаралар хакында җирлек башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин чыгыш ясады. Икеайлык барышында агачлар утырту, зиратларны, чишмәләрне чистарту, тәртипкә салу өмәләре уздыру, территорияләрне төзекләндерү, буяу-агарту эшләре алып бару планнаштырыла. Шундый ук эшләр Җәлил бистәсендә дә башкарылачак. Алар турында җирлек башлыгы И.Вафин сөйләде." Роспотребнадзорның" Зәй һәм Сарман районнары буенча территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Галиевның чыгышы да көн темасына аваздаш булды.Ахырда район башкарма комитет җитәкчесе Л.Нуретдинов икеайлык кысаларында башкарылачак эшләргә тагын бер кат басым ясады, бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев