САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 6 сентябрь

15 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ярминкә узачак. Авыл хуҗалыгы предприятияләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашындагы ярминкә шәһәрнең Г.Камал исемендәге бульварында булачак. Ярминкәләр 29 сентябрьдә, 13 һәм 27 октябрьләрдә,10 һәм 24 ноябрь көннәрендә дә булачак. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-53-38; 2-53-37; 2-47-55. 1 сентябрьдән 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-ңурналларга язылу башланды....

15 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә ярминкә узачак. Авыл хуҗалыгы предприятияләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар катнашындагы ярминкә шәһәрнең Г.Камал исемендәге бульварында булачак. Ярминкәләр 29 сентябрьдә, 13 һәм 27 октябрьләрдә,10 һәм 24 ноябрь көннәрендә дә булачак. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-53-38; 2-53-37; 2-47-55.

1 сентябрьдән 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-ңурналларга язылу башланды. Район газетасына да язылырга мөмкин, аның бәясе үзгәрмәде.

Татарстан пенсионерларының яшәү минимумы күләме киләсе елга 4 мең 870 сумнан аз булмаска тиеш. Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында әнә шул хактагы закон проектын тикшерделәр. Татарстан икътисад мини­с-трының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева сүзләренә караганда, алар әлеге күрсәткечне "2012 елда пенсиягә өстәмә федераль социаль түләү күләмен билгеләү өчен, ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турындагы" республика законы билгеләгән акча күләме, товар һәм хезмәтләргә бәяләр арту ихтималын истә тотып исәпләп чыгарган. Быел исә пенсионерларның яшәү минимумы 4 мең 302 сумны тәшкил итә. Депутатлар әлеге проектны парламент утырышында тикшерү өчен Дәүләт Советы президиумына тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев