САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 4 март

Жәлил бистәсендә "Созвездие-Йолдызлык 2013" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең ачылу тантанасы уза. 4-5 март көннәрендә Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда Зәй, Түбән Кама, Сарман, Кама Аланы районнарыннан килгән иң сәләтле балалар бәйгенең сайлап алу турында катнашачаклар. Бүген исә залда аншлаг. Катнашучыларның күзләре яна, алар янында балалары һәм укучылары өчен горур булган ата-аналары...

Жәлил бистәсендә "Созвездие-Йолдызлык 2013" эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең ачылу тантанасы уза.

Реклама

4-5 март көннәрендә Җәлил бистәсенең мәдәният сараенда Зәй, Түбән Кама, Сарман, Кама Аланы районнарыннан килгән иң сәләтле балалар бәйгенең сайлап алу турында катнашачаклар. Бүген исә залда аншлаг. Катнашучыларның күзләре яна, алар янында балалары һәм укучылары өчен горур булган ата-аналары һәм педагоглары. Бәйрәмдә район башлыгы Нәфис Закиров та катнашты. "Йолдызлык" конкурсында катнашучыларның саны арту сөендерә,- диде район башлыгы. - Универсиада алдыннан бу аеруча мөһим." - дип ассызыклады ул. Фестиваль конкурсантлары "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләре", "Хореография" һәм "Конферанс" номинацияләрендә бәяләнәчэк. Әлеге фестивальдә җиңелүчеләр юк. "Сәхнәгә чыккан яшьләр тамашачыдан курыкмый, бу яшьләрнең бөтенләй башка төре, алар ирекле һәм сәләтле булып үсәләр. Конкурста дуслык җиңсен, чөнки шуның кадәр күп яшь сәләтләр әлеге фестиваль аркасында туып тора. Без исэ, узебезнең районыбызның сәләтле балаларына уңышлар һәм жиңү яулауларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев