САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 4 июль

Универсиада башланырга 2 көн калды. Районыбыз халкы Универсиада уеннарын "Евроспорт", "Россия 2", "ТНВ" телеканалыннан карый алачак. Россиядә һәр ун кешенең сигезе спорт белән кызыксына. Быел Универсиадада алар Россиянең җиңәчәгенә ышана. Ә Сочида узачак Олимпиаданы телевизордан халыкның 90 проценты күзәтәчәк. Ромир һәм Җәмәгатьчелек фикере фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли....

Универсиада башланырга 2 көн калды. Районыбыз халкы Универсиада уеннарын "Евроспорт", "Россия 2", "ТНВ" телеканалыннан карый алачак. Россиядә һәр ун кешенең сигезе спорт белән кызыксына. Быел Универсиадада алар Россиянең җиңәчәгенә ышана. Ә Сочида узачак Олимпиаданы телевизордан халыкның 90 проценты күзәтәчәк. Ромир һәм Җәмәгатьчелек фикере фонды үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Сораштырулар күрсәт­кән_чә, халык Универсиаданы да, Олимпиаданы да түзем­сезлек белән көтә. Халыкның 54 проценты фикеренчә, Җәй­ге Уеннарны Казанда үткәрү - отышлы адым. "Яшь­ләр юк-бар белән шөгыль­ләнмичә, күбрәк сикерсен, йөгерсен", - дигән алар бу хакта.

Реклама

2015 елның 1 гыйнварыннан пенсияне яңача исәпли башлаячаклар. Гражданнарның хезмәт базарында озаграк эшләвен максат итеп куйган яңа ре­форманың иң төп үзенчәлеге шунда: гражданнарның пенсиясе сумнарда түгел, махсус баллар ярдәмендә исәпләнә­чәк. Балл дигәне билгеле бер күләмдәге сумга тәңгәл килә. Анысының күләмен хөкүмәт үзе билгели. Ләкин шунысын төгәл әйтергә мөмкин: бу балларның кыйммәте кеше­нең хезмәт стажыннан чыгып исәпләнәчәк. Никадәр озаг­рак эшләсәң, пенсияң дә шул­кадәр күбрәк була дигән сүз.Министрлыкта белдерү­ләренчә, бер елга барлыгы ун балл җыеп булачак. Ләкин, киләчәктә пенсияң тагын да күбрәк булсын дисәң, бу балларны арттырып та була. Әй­тик, өстәмә стаж өчен яңа бонус баллар өстәләчәк. Хатын-кызларның хезмәт стажы 35тән, ир-атларныкы 40 елдан артса, ул өстәмә стаж булып санала.РФ хезмәт һәм мәшгуль­лек министры Максим Топи­лин­ сүзләренә караганда, лаеклы ялга чыгарга вакыты җиткәч тә эшләвен дәвам итү­челәргә шулай ук өстәмә баллар тәтеячәк. Армиядә хезмәт итү, бала белән утырган вакыт та исәпкә алыначак. Өстә­венә, яңа реформа нигезендә, пенсия "казнасы"на һәр бала өчен тагын өстәмә баллар тамачак.Шунысын да искәртеп үтәр­­гә кирәк: яңалык иминият һәм тупланма өлешләрен­нән торган хезмәт пенсиясе­нең иминият өлешен исәплә­гәндә генә кулланылачак. Бу өлешне туплаганда, 2015 елдан "пен­сия­нең еллык коэффициенты" дигән яңа төшен­чә барлыкка килә. Гражданин­ның хезмәт куйган һәр елы әнә шуның белән бәяләнер дип көтелә. "Пенсиянең еллык коэффи­циенты" гражда­нинның хез­мәт хакы белән эш тәкъдим итү­­ченең мәҗбүри пенсия ими­ниятләштерүе сис­тема­сы­на иминият кертемен түләп барган максималь хез­мәт ха­кы­­ның чагыштырмасына тигез. Ә пенсиянең тупланма өлеше үзгәрешсез кала."Һәр яңалык куркыта инде ул. Бер яктан, бала белән утырганга, армиядә хезмәт иткән вакытлар өчен өстә­мәләр булгач, әйбәт тә кебек. Шул ук вакытта хезмәт пен­сиясенең баллар белән исәп­ләнүе аңлашылып бетми. Бер дә ышаныч уятмый. Кем белә, бәлки, балларны акчага кү­чергәч, минем пенсиям хә­зерге система белән исәплән­гәннән дә азрак булыр? Моңа беркем дә гарантия бирә алмый", - дип шикләнүен яшерми унсигез еллык педагогик стажы булган тәрбияче Рәм­зия Сафина.Гражданнар әнә шундый шик-шөбһәләрне куып таратсын өчен министрлык махсус "пенсия калькуляторы" да булдырган. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы (www.rosmintrud.ru), РФ Пенсия фонды (www.pfrf.ru), Россия Почта фонды­ның ТРдагы бүлеге (www.pfrrt.ru) сайтларына кереп, һәркем үзенең булачак пенсиясен исәпләп карый ала. Гади генә сигез сорауга җавап биргәч, калькулятор шунда ук булачак пенсияне санап чыгара.Моннан тыш, 2025 елдан картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен 15 еллык минималь гомуми стажың булу зарур булачак. Моңарчы бу сан биш елны гына тәшкил итә иде. Беренче карашка шактый катлаулы булып тоелган яңа реформаны Пенсия фондында уңай кабул итәләр."Картлык буенча алына торган хезмәт пенсиясен исәп­­­ләүнең хәзерге системасы актив хезмәт тормышы алып баручылар өчен гадел түгел. Бүген пенсиянең кү­ләме эш тәкъдим итүченең хезмәткәр өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасына түләп барган иминият кер­теменең күләменә бәйле бит. Ә хезмәт стажы пенсиягә, гомумән, йогынты ясамый. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр гражданинның хезмәт пенсиясе билгеләнгән вакытка 30-35 еллык стажы булса, аңа югары пенсия түләнәчәк", - дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстандагы бү­леге җитәкчесе .

"ВТ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X