САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 31 август

Республика көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасында конкурс игълан ителгән иде. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү, аны нәтиҗәле итү, төзекләндерү, яңарту эшләрен тагын да киңрәк җәелдерү максатыннан оештырылды. 29 августта Казанда авыл җирлекләренең социаль- экономик үсеш нәтиҗәләре буенча уздырылган бу бәйгедә, безнең район да катнашып, җиңү яулады. Сарман һәм Иске...

Республика көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасында конкурс игълан ителгән иде. Ул җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерү, аны нәтиҗәле итү, төзекләндерү, яңарту эшләрен тагын да киңрәк җәелдерү максатыннан оештырылды. 29 августта Казанда авыл җирлекләренең социаль- экономик үсеш нәтиҗәләре буенча уздырылган бу бәйгедә, безнең район да катнашып, җиңү яулады. Сарман һәм Иске Кәшер авыл җирлекләре башлыкларына ТР Президенты Р. Миңнеханов машина ачкычын тапшырды.

Кичә, 30 август-Республика көне буларак билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан, Республикабызда, районыбызда төрле бәйрәм чаралары узды. Сарманнын ял паркында үткәрелгән "Татарстан-минем Республикам" дип исемләнгән бәйрәм концертында иң элек райондашларны, бәйрәмгә дип кайткан кунакларны, район башлыгы урынбасары Г. Саляхова котлады. Гөлфирә Сөнгатовна район башлыгы Нәфис Закиров исеменнән иң ихлас котлау сүзләрен ирештерде.

Иртәгә 1 сентябрь- Белем көне. Районыбызның барлык укытучыларын, укучыларын әлеге бәйрәм белән ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев