САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 29 октябрь

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда район башлыгы урынбасары Г.Саляхова, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе М. Яхин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Н.Бадыкова, Ләке авыл җирлеге башлыгы В.Афанасьев чыгышлары тыңланылды. Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды. Киләсе елның...

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда район башлыгы урынбасары Г.Саляхова, территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе М. Яхин, Финанс-бюджет палатасы рәисе Н.Бадыкова, Ләке авыл җирлеге башлыгы В.Афанасьев чыгышлары тыңланылды. Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды.

Киләсе елның июль аеннан газ өчен 15 процентка артыграк түли башларга туры киләчәк. Электр уты да шул рәвешле кыйммәтләнәчәк. Бу турыда бүген Россия социаль-хезмәт мөнәсә­бәтләрен җайлау буенча өчьяклы комиссия утырышында сөйләштеләр. Тарифларны үзгәртүне Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдим иткән. Газ һәм электр уты гына түгел, җылылыкка да бәя күтәреләчәк. Киләсе елның июленнән аның өчен 10 процентка артыграк түли башлаячакбыз. 2013 елның 1 гыйнварыннан тимер юл билетлары - 10 процентка, йөк ташу бәясе - 7, телеграмма җибәрү - 7,1, хат җибәрү - 9,2 процентка артачак. Ә менә стационар телефон өчен түләү 5 процентка кимеячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев