САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 29 март

Болары да мәгълүм булсын: Озакламый машиналарны яңа кагый­дәләр буенча терки башларга мөмкиннәр. Россия Эчке эшләр министрлыгы үз сайтында аның яңа проектын тәкъдим иткән. Әлеге регламент буенча, сатар алдыннан машинаны хисаптан төшерергә кирәк булмаячак - машинаның яңа хуҗасы автомобильне хисапка куйганда бу үзеннән-үзе башкарылачак. Физик затлар машинаны Россиянең теләсә кайсы ЮХИДИ...

Болары да мәгълүм булсын: Озакламый машиналарны яңа кагый­дәләр буенча терки башларга мөмкиннәр. Россия Эчке эшләр министрлыгы үз сайтында аның яңа проектын тәкъдим иткән. Әлеге регламент буенча, сатар алдыннан машинаны хисаптан төшерергә кирәк булмаячак - машинаның яңа хуҗасы автомобильне хисапка куйганда бу үзеннән-үзе башкарылачак. Физик затлар машинаны Россиянең теләсә кайсы ЮХИДИ бүлегендә терки алачак. Яңалыклар шулай ук автомобильне теркәү өчен кирәкле вакытны да кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Россиянең ел дәвамында җәйге вакыт буенча яшәве кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерми. Россия Югары суды чыгарган карарда әнә шулай диелгән. Җәйге вакытның халык тормышы, сәламәтлеге, ялына тискәре йогынтысы хакында Пациентларны яклау лигасы һәм Дәлилләү медицинасы белгечләре берлеге җи­тәк­челәре белдергән иде. "Әлеге карар кабул ителгәч, кешеләр эшкә иртәрәк барырга, укучылар караңгыда укырга мәҗбүр, кешеләрнең авырып китү, үз-үзләренә кул салу очраклары артты", - дигән иде алар бу хакта. Россия җәйге вакыт буенча 2011 елның июненнән - Россиянең ул вакыттагы Президенты Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланган закон нигезендә яши башлады.

Бөекбритания белгечләре белдерүенчә, елына бөтен дөньядагы кибетләрдән срогы чыккан 1,6 миллион тонна товар чүпкә ташлана икән. БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматларына ышансак, Европа белән Америкада чыгарып ташланган ашамлык күләме елына бер кешегә 95-115 килограмм тәшкил итә, ә инде Африка һәм Азиянең кайбер илләрендә ул 6-11 килограммнан артмый.

Киләсе атнада Казанда Универсиадада чыгыш ясаячак көрәшчеләрне ачыклаячаклар. Көрәшчеләрне сөендерерлек тагын бер яңалык бар: татарның милли спорт төре бөтенроссия реестрына керде.

Кичә Якутскига Универсиада уты килеп җитте. Нәкъ 99 көннән аны Казанда кабызачаклар. Универсиадага әнә шуның кадәр вакыт калды. Кичә исә башкалада 100 көн уңаеннан тантаналы чаралар узды. Әмма төп вакыйгага кадәр башкарып өлгерәсе эшләр дә аз түгел әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев