САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 26 март

Бүген РМЙ да район мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәме уңаеннан очрашу узды. Республикада «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» дип аталаган Бөтенроссия акциясе бара. Аның кысаларында районда 15 нче марттан 31 нче мартка кадәр «Притон» акциясе уздырыла. Наркотик сатучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булучыларның 2-49-02, 2-47-30 телефоннарына шалтыратып әйтүләре сорала. Мәгълүматны наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту...

Бүген РМЙ да район мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәме уңаеннан очрашу узды.

Республикада «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» дип аталаган Бөтенроссия акциясе бара. Аның кысаларында районда 15 нче марттан 31 нче мартка кадәр «Притон» акциясе уздырыла. Наркотик сатучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар булучыларның 2-49-02, 2-47-30 телефоннарына шалтыратып әйтүләре сорала. Мәгълүматны наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең Интернеттагы кабул итү бүлмәсендә дә калдырырга мөмкин.

Сарман аграр көллиятенең һөнәри юнәлеш бирү кысаларында очрашулары дәвам итә. Алар барышында өлкән сыйныфлар укучылары, аларның әти-әниләре көллият турында мәгълүмат белән танышалар, сорауларына җавап алалар, коллектив тарафыннан әзерләнгән концерт карыйлар. 26 нче мартта мондый очрашу 18.00 сәгатьтә - Җәлил Мәдәният сараенда, 27 нчы мартта Сарман мәдәният йортында булачак.

1 нче апрельдән газета-журналларга язылу бәяләре арта. Бу почта хезмәтләренә бәя арту нәтиҗәсе. Газетабызга 2013 нче елның икенче яртысына исә март азагына кадәр иске бәядән язылырга була. Санаулы гына көннәр калды, почта бүлекчәләренә ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучылар.

Фәрит Галиев, Әбри Хәбриев һәм аларның иҗатташ дуслары тамашачыларны "Рәвешләр" дип исемләнгән җырлы-юмористик шоу карарга чакыралар. Тамашалар Каташ Каран мәдәният йортында - 28 мартта, Сарайлыда - 29 март, Карашай Саклауда - 30 март, Иске Кәшердә 31 мартта 19.00 сәгатьтә башлана. Билетлар сатыла.

Быел хаҗга юлламаларның бәясе узган ел белән чагыштырганда арзанрак булачак. Бу турыда "ДУМ РТ Хаҗ" оешмасы хәбәр итә. Узган ел әлеге сәфәр өчен 138 мең сум түләргә туры килсә, быел аның бәясе 128 мең сум булачак дип көтелә. Быелгы үзгә­решләрнең тагын берсе - хаҗилардан корбан, ихрам (хаҗ вакытында кия торган махсус кием) һәм туклану өчен өстәмә акча җыелмаячак. Үзең белән вак-төяк чыгымнарга акча алу да җитә.

Вузга укырга кергәндә, БДИ буенча нә­тиҗәләр генә түгел, аттестаттагы уртача балл һәм баланың укудан тыш активлыгы да исәпкә алыначак. Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов кичә әнә шулай дип белдерде. "БДИ тапшырылмый торган фәннәрне дә ныклап өйрәнергә этәрер өчен, алар буенча алынган билгеләрне дә исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, кемдер музыкантлар бәйгесендә җиңгән, кемдер - яхшы спортчы. Әлеге күрсәткечләр дә БДИ нәтиҗәләренә өстәләчәк", - дигән ул бу хакта. Май аенда тиешле тәкъдимнәр җәмәгать­челек карарына чыгарылачак, августта исә бу хакта карар кабул ителәчәк. Яңалыклар инде 2014 елда ук тормышка ашырыла башларга мөмкин.

60 яшьтән соң эшләгән кешенең пенсиясе 85 процентка артырга мөмкин. Социаль анализ һәм фаразлау институты директоры урынбасары Юрий Горлин сүзләренчә, яңа пенсия реформасы шуннан гыйбарәт. Ул 2015 елның 1 гыйнварыннан тормышка ашырыла башлаячак дип көтелә. Аның буенча, пенсия өч өлештән - база, ими­ният­ләштерү һәм тупланма өлешләрдән торачак. "Кеше лаеклы ялга соңрак чыкса, аның пенсия күләме бермә-бер артачак. Мәсәлән, ир-атларга пенсиягә 60та түгел, 65тә чыгарга тәкъдим ителә", - дигән бу хакта Горлин. Аның сүзләренчә, Россиядә пенсиянең уртача күләме хезмәт стажына бәйле булачак. Минималь пенсия стажын исә 15 елга кадәр күтәрергә тәкъдим ителә.

Февраль ае нәтиҗәләре буенча, Казан халкының торак-коммуналь хезмәт­ләр өчен гомуми әҗәте 1,35 миллиард сумнан артып киткән. Түләмәүчеләр арасында депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр дә бар икән. Бу турыда кичә Казан мэриясендә узган киңәшмәдә шәһәр башлыгының ришвәт­челеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Ратмир Шәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрнең саны 32 меңгә җиткән. Аларның кай­берләре әлеге хезмәтләр өчен инде 5 ел дәвамында тү­ләми йөри. Ә бер фатир ху­җа­ларының торак-комму­наль хезмәтләр өчен әҗәте 12 ел дәвамында җыелып килгән.Әҗәтләрдән качып йөрү­челәрнең күпчелеген торак йортларның беренче катында урнашкан коммерция оешмалары - даруханә, банк, фонд, кибет, сәүдә оешмалары тәш­кил итә икән. Әмма түлә­мәү­челәр арасында җәмгыятьтә шактый абруйлы булган, яхшы керемле, танылган кешеләр дә бар. Болар - Дәүләт Думасы депутатлары, эре эшмәкәрләр, холдинг, автосалон, инвестиция компаниясе, дәүләт оешмалары җитәкчеләре, җәмә­гать эшлеклеләре. Аларның әҗәтләре 50 мең сумнан башланып, 300-400 мең сумга ка­дәр җитә. Иң гажәбе - айлар-еллар буе түләмәсәләр дә, ида­рәче оешмалар әлеге фатирларга хезмәт күрсәтүне туктатмаган. Ратмир Шәйдуллин сүз­ләренчә, әҗәтне суд аша тү­ләтү, чит илгә чыгуны тыю кебек чаралар да актив кулланылмый. Мэр ярдәмчесе әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорап, шәһәр прокурорына мө­рә­җәгать юллаган. Алга таба әҗәттән качып йөрүчеләрнең исемнәрен халыкка игълан итәргә дә мөмкиннәр.

Җәй кызу булачак. Кышның озакка сузылуы уңаеннан метеорологлар халыкны әнә шулай тынычландыра. Яз исә Татарстанга апрель азагында гына киләчәк. Көтелмәгән явым-төшем­нәр Россиянең Европа өле­шен сыный. Курскида ике көн эчендә бер айлык кар яуган, Ростовта аэропорт ябылган, Краснодар краенда - 25, Дагыстанда 60 меңгә якын кеше утсыз калган. Украина башкаласы Киев исә хәзер халык телендә "блокададагы шәһәр" дип йөртелә. Анда соңгы 100 ел эчендә беренче тапкыр кар шулкадәр күп яуган: юл чистарту эше­нә танклар керешкән, яшьләр шәһәрнең үзәк урамнарында чаңгы һәм сноубордта шуа башлаган.Казанда да узган атна эчен­дә ике айлык кар яуган. Ә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, бу көннәрдә явым-төшемнәр дә­вам итәчәк. Бү­ген төнлә республикада 4-9 градус салкын булыр дип көтелә, иртәгә көн­дез термометр баганалары 4 градус сал­кыннан алып 1 градус җы­лыны күрсәтәчәк. Урыны бе­лән көчле җил, буран чыгуы ихтимал. Чын яз Татарстанга ап­рель азагында гына киләчәк. "Яз гадәттәгедән соңарып ки­ләчәк. Ләкин ул кыска вакытлы булырга мөмкин", - дигән бу хакта Росгидромет башлыгы Александр Фролов. Синоптикларга ышанганда, быел мартта температура нормадан 7-9 градуска түбәнрәк булган. Рос­сия Гидрометцентры башлыгы Роман Вильфанд сүз­ләренчә, 1942, 1950 еллар башында гына март бүгенге кебек салкын килгән. Май яң­гырлы булачак, июнь-июль исә гадәттәгедән эссе киләчәк.Язның ашыкмыйча гына килүенә карамастан, коткаручылар ташуга инде бүген үк әзерләнә башлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 24,5 мең кеше яшәүче 276 торак пунктка су басу куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев