САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 26 февраль

Кичә Сарман аграр көллиятендә "Агросила" төркеменә кергән агрофирмалар җитәкчеләре, баш агрономнары язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинарга җыелдылар. Трассада рөхсәт ителгән максималь тизлек сәгатенә 130 чакрымга кадәр артырга мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы Юлда йөрү кагыйдәләренә әнә шундый төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Хәзер юлларда, күп дигәндә, сәгатенә 110 чакрым тизлек...

Кичә Сарман аграр көллиятендә "Агросила" төркеменә кергән агрофирмалар җитәкчеләре, баш агрономнары язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинарга җыелдылар.

Трассада рөхсәт ителгән максималь тизлек сәгатенә 130 чакрымга кадәр артырга мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы Юлда йөрү кагыйдәләренә әнә шундый төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Хәзер юлларда, күп дигәндә, сәгатенә 110 чакрым тизлек белән куарга ярый. Дөрес, закон проекты һичшиксез кабул ителер дип әйтеп булмый. Россиянең ЮХИДИ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Владимир Кузин сүзләренчә, барысы да юллар һәм аларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның эш сыйфатына бәйле.

Россия Тикшерү комитеты балаларны бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмаска чакыра. Бу - соңгы арада сабыйларга карата кылынган авыр җинаятьләр саны артуга бәйле. Моннан тыш, белгечләр әйтүенчә, психик яктан тотрыксыз холык­лы кешеләрнең чирләре нәкъ менә яз көне көчәя. Россиядә, гомумән, дөнья­да, кеше югалмый тормый анысы. Ләкин балаларны урлау, аларга карата авыр җи­наятьләр кылу очраклары соң­гы арада аеруча ешайды. Ата-аналар, укытучы һәм тәрбиячеләр игътибарлырак булсын иде. Мәктәпкә кадәрге юл кыска булып тоелса, куркыныч уятмаса да, баланы уку йортына кадәр озатып куярга мөм­кинлек табыгыз". Балаларга игътибарны арттыру зарурлыгы хакында узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәрткән иде. Ул мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге һәр бала өчен җаваплы кешене бил­геләргә әмер бирде. Ата-ана баланы мәктәптән каршы ала алмаса, бу эшне ата-аналар комитеты йә волонтерлар башкарырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев