САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 25 сентябрь

29 сентябрьдә Сарманның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында милли көрәш буенча район ярышлары узачак. Ярышлар 36,40,43,46,50,55,60,65 һәм 70 кг. кадәр булган егетләр, 60,70,80,90 кадәр һәм аннан да югарырак булган ир-атлар арасыннда үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү һәм үлчәнү 8сәг.-9.30 кадәр була. Башлану вакыты-10.00 сәг. 26 сентябрьдән-28 сентябрьгә кадәр Сарманда...

29 сентябрьдә Сарманның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында милли көрәш буенча район ярышлары узачак. Ярышлар 36,40,43,46,50,55,60,65 һәм 70 кг. кадәр булган егетләр, 60,70,80,90 кадәр һәм аннан да югарырак булган ир-атлар арасыннда үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү һәм үлчәнү 8сәг.-9.30 кадәр була. Башлану вакыты-10.00 сәг.

26 сентябрьдән-28 сентябрьгә кадәр Сарманда КВН фестиваленең ачылу сезоны узачак. Барлыгы районга 63 командадан-600 якын кешенең килүе көтелә. Әлеге фестивальдә Сарман аграр көллиятенең КВН командасы да катнашачак.

Татарстанда түбән температура өстенлек иткән яңгырлы циклон өермәсе хөкем сөрә. Агымдагы атнада җылылык көндез 12-15 градустан артмас, көннәр болытлы һәм яңгырлы булыр дип көтелә. Төнлә җылылык 4-9 градус булачак. Бу турыда Татарстан гидрометеорология һәм табигатьне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге башлыгы белдергән. Аның сүзләренчә, быел август ахырында һава торышының 25-29 градуска кадәр җылынуы "әбиләр чу­агы"ның беренче өлеше булган. Ә 18 сентябрьдә башланып, алты көн дәвам иткән җылы һәм коры көннәр "әбиләр чуагы"ның икенчесе булган икән. Якшәмбедән дүшәмбегә каршы төндә исә бу җылылык түбән температура һәм яңгыр белән алмашынды. Синоптиклар моны Татарстанга түбән температура өстенлек иткән яңгырлы циклон өермәсе ке­рү белән аңлата. Аның йогынтысында салкынча һәм явымлы һава торышы өстен­лек итәчәк. Атна дәвамында җылылык 12-15 градустан артмас, ди табигатьне күзәтүче­ләр. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Ә җомга һәм якшәмбе, болытлы булса да, яңгыр яву ихтималы азрак. Сынамышларга күз салсаң, 25 сентябрь көнне көз үз хакимлеген башлап җибәрә икән. Бу көнне хайваннар тормышы тукталып кала, еланнар кырдан урманга кү­чә. Ә 26 сентябрьдән сынамышлар тамыр азыкларны җыю эшенә керешергә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев