САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 24 июнь

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары Татарстан буенча үзенең хәрәкәтен дәвам итә. 22 июньдә Универсиада -2013 уты Сарманга килеп җитте. Сарман аграр көллияте тулай торагы бинасы янына эстафетага старт бирелү тантанасына сарманлылар, оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, мәртәбәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм, әлбәттә, әлеге истәлекле вакыйганың төп геройлары - факел йөртүчеләр...

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары Татарстан буенча үзенең хәрәкәтен дәвам итә. 22 июньдә Универсиада -2013 уты Сарманга килеп җитте. Сарман аграр көллияте тулай торагы бинасы янына эстафетага старт бирелү тантанасына сарманлылар, оешма-предприятие, мәктәп коллективлары, мәртәбәле кунаклар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм, әлбәттә, әлеге истәлекле вакыйганың төп геройлары - факел йөртүчеләр җыелган иде. Безгә Универсиада уты Әлмәт шәһәреннән килде. Утны саклаучыларны сарманлылар зур алкышлар белән каршы алдылар. Аларны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, ТР буенча Табигатьтне саклау өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәлахетдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, спорт ветераны, чаңгы буенча район, республика җиңүчесе, Бөтенрәсәй ярышлары катнашучысы Нәфис Мәхмуров сәламләделәр. Эстафета 11 этапта үтте. Иң соңгысын район башлыгы Нәфис Закиров төгәлләде. Тантана Ял паркында дәвам итте. Барлык факел йөртүчеләр сәхнә түренә үттеләр, Нәфис Касыймовичның сәламләвеннән соң, символик факел тапшырылды. Универсиада-2013 уты Мөслимгә юл алды. Универсиада уты планетаның төрле почмакларында яшәүче студентларның бердәмлеген, дуслыгын һәм тынычлыкны символлаштыра. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада уты эстафетасы - Студентларның Бөтендөнья Уеннары тарихында тиңе булмаган вакыйга.Универсиада утын кабызу тантанасы Парижда, Европаның иң борынгы һәм дәрәҗәле университетларының берсе Париж-Сорбоннада үтте. Нәкъ бу урынны сайлау очраклы түгел, чөнки 1923 елда Парижда беренче тапкыр студентларның Халыкара спорт уеннары үткәрелә.2013 елгы Универсиада уты эстафетасы ике этапта үтә.2012-2013 елларда «Седов» җилкәнле өйрәнү судносы Россия дәүләтчелеге оешуга һәм Россиянең бөек географик ачышларына 1150 ел тулуга багышлап җир тирәли сәяхәт үткәрде. 2012 елның 15 июлендә кораб бортына Универсиада уты белән махсус колба урнаштырылды. Җир тирәли сәяхәт итү барышында Ут Җир шарының 5 кыйтгасында булды һәм 40 меңнән артык чакрым араны узды. «Седов» палубасында һәм кораб тукталачак портларда Казан Универсиадасына багышланган күргәзмәләр оештырылды. Утны саклаучылар һәм 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың вәкаләтле вәкилләре - Мурманск дәүләт техник университеты курсантлары.2013 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Эстафетаның Россиядәге этабы башлана. Ут эстафетасы илнең 30 эре студентлар шәһәрен, шулай ук Татарстан республикасының 44 шәһәр һәм муниципаль берәмлекләр үзәкләрен дә йөреп чыга.Универсиада Уты иң беренче Ерак Көнчыгыш федераль университетында кунак була. Аннан Хабаровск студентларын куандыра, соңыннан Якутск һәм Красноярсктагы федераль уку йортларына юнәлә. Факелны күтәреп баручылар, һәр шәһәрдә 100-200 метр саен бер-берсен алыштырып, үзәк урамнар буйлап Ут белән йөгереп узачаклар. Утны спорт һәм уку өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан студентлар, волонтерлар, төбәкнең күренекле җәмәгать эшлеклеләре, уку йортлары вәкилләре, хакимият вәкилләре йөртү бәхетенә ирешәчәк. Традиция буенча эстафета 2013 елның 6 июлендә Казанда Уеннарны ачу һәм ябу тантанасы стадионында Утны кабызу белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев