САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 24 декабрь

Яңа ел яллары быел да озакка сузылачак. Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан халкын 30 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр сузылачак ял көннәре көтә. Шимбә - 29 декабрь көнне эшләп, 31 декабрь - дүшәмбе ял итәчәкбез. Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Киләсе елны...

Яңа ел яллары быел да озакка сузылачак. Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан халкын 30 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр сузылачак ял көннәре көтә. Шимбә - 29 декабрь көнне эшләп, 31 декабрь - дүшәмбе ял итәчәкбез.

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды.

Киләсе елны хезмәт пенсиясе ике тапкыр арттырылачак. Россия Пенсия фонды хәбәр итүенчә, аның күләме беренче тапкыр - 6-7 процентка (февраль аенда), икенче тапкыр күп дигәндә 3 процентка үсәчәк. Киләсе елның апрель аенда социаль пенсия дә артыр дип көтелә (якынча 5 процентка). Шулай итеп, 2013 елда хезмәт пенсиясе уртача алганда - 10 мең 300 сум, ә социаль пенсия - 6 мең 100 сумны тәшкил итәчәк. Бүген исә халык хезмәт пенсиясен - 9,4 мең сум күләмендә, социаль пенсияне 5,9 мең сум күләмендә алып бара.

23 декабрь көнне Сарманның спорт мәктәбеннең спорт залында Кыш бабай призына волейбол ярышлары узды. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев