САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 22 октябрь

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Б.Әхмәдуллин, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Минһаҗев чыгышлары тыңланылды.Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды....

Бүген район Советында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда мәгариф бүлеге җитәкчесе З.Гыйләҗева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Г.Латыйпова, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Б.Әхмәдуллин, Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Минһаҗев чыгышлары тыңланылды.Ахырда район башлыгы Н. Закиров үз фикерләрен әйтте, алга таба конкрет бурычлар куйды.

1 сентябрьдән 2013 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-ңурналларга язылу башланды. Район газетасына да язылырга мөмкин, аның бәясе үзгәрмәде.

Алда Татарстан халкын 4 ял көне көтә. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 25 октябрь - Корбан бәйрәме ял булачак. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне якшәмбегә туры килгәнгә, республика 5 ноябрь - дүшәмбе ял итәчәк. 6 ноябрьдә исә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шулай итеп, Татарстан халкы 25 октябрь һәм 4-6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев