САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 22 август

1. Иртәгә, 23 августта, районыбыз укытучыларының чираттагы август киңәшмәсе узачак. 2. 29 августтта Республика көне уңаеннан районның ял паркында үзешчән сәнгать осталарының зур бәйрәм концерты узачак. Программада: матур җырлар, дәртле биюләр һәм дискотека. Башлана :19.00 3. 24 августта муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы була. 4. Агымдагы елның 1 сентябреннән...

1. Иртәгә, 23 августта, районыбыз укытучыларының чираттагы август киңәшмәсе узачак.

2. 29 августтта Республика көне уңаеннан районның ял паркында үзешчән сәнгать осталарының зур бәйрәм концерты узачак. Программада: матур җырлар, дәртле биюләр һәм дискотека. Башлана :19.00

3. 24 августта муниципаль район Советының чираттан тыш утырышы була.

4. Агымдагы елның 1 сентябреннән җылылык өчен түләүләр ике тапкырга артачак. Бу кыйммәтләнү республика халкының яртысыннан күбрәгенә кагыла. Әйтергә кирәк, түләүләр җылылыкны аерым котельныйлардан алучылар өчен элеккеге күләмдә калачак. Алар инде болай да җылылык өчен тулы күләмдә түләп килә.Җылылык өчен тарифларның артуы шактый кискен булу сәбәпле аз керемле гаиләләр өчен субсидия каралган.Җылылыкка тарифлар артуны халыкка компенсацияләү өчен хөкүмәт бюджеттан 6 млрд. сум акча бүлеп бирәчәк. Аз керемле гаиләләр субсидиягә өч ел дәвамында өмет итә ала. Республика хөкүмәтендә мондый яңалыкка күчү җиңелләрдән түгел икәнен бик яхшы аңлыйлар. Шуңа да, бюджеттан зур чыгымнар таләп ителсә дә, халыкка субсидия бирү карары кабул ителгән. Хәер, бездә торак-коммуналь түләүләре авырлыгын компенсацияләү өчен субсидия бирү яңалык түгел. Бүгенге көндә Татарстанда инде сигез төр субcидия программасы эшләп килә. Яңа программа аларга өстәләчәк кенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев