САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 22 апрель

Буген район советында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлык хакында сүз алып барылды. Киңәшмәне район башлыгы Н.Закиров алып барды.Район Башкарма комитеты «Районның торак пунктларын санитар чистару, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча икеайлык уздыру турында» 47 нче санлы боерык чыгарды. Ул 15 нче апрельдән 15 нче июньгә кадәр барачак. Әлеге актуаль тема хакында...

Буген район советында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә санитар-экологик икеайлык хакында сүз алып барылды. Киңәшмәне район башлыгы Н.Закиров алып барды.Район Башкарма комитеты «Районның торак пунктларын санитар чистару, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча икеайлык уздыру турында» 47 нче санлы боерык чыгарды. Ул 15 нче апрельдән 15 нче июньгә кадәр барачак. Әлеге актуаль тема хакында иң беренче булып "Благоустройство" җәмгыяте директоры Н.Гарипов сөйләде.Ул Җәлил бистәсендә икеайлык кысаларында башкарылачак эшләргә, планнаштырылган чараларга тукталды. Бу чорда торак пунктын төзекләндерү, чистарту, тәртипкә китерү, территорияләрне яшелләндерү, чәчәкләр утырту буенча киң эш җәелдереләчәк һәм ул башланып та киткән инде. Икеайлык темасын район башлыгы урынбасары Г.Саляхова дәвам итте. Гөлфирә Сөнгатовна әйтеп узганча, район территорияләрен чистарту бүген күздә тотыла. Махсус төзелгән комиссия кичке сәгать 8 дә эшнең нәтиҗәсен бәялиячәк. Киңәшмәдә шулай ук территориаль үсеш бүлеге начальнигы М.Яхин, башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Ф.Әхмәтшин, район башкарма комитетының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Г.Гәрәева чыгышлары тыңланылды. Ахырда район башлыгы икеайлык кысаларында башкарылачак эшләргә тагын бер кат басым ясады, бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев