САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 21 декабрь

РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ! «Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга...

РОСКОМНАДЗОР КИСƏТƏ!

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү турындагы документ формасының гадиләштерелүе турында хәбәр итә. Шул ук вакытта операторлар Роскомнадзорга мәгълүматлар узгәрү турында 2013 елның 1 гыйварына кадәр хэбэр итәргә тиеш. Тулырак мәглүмат - http://16.rsoc.ru сайтында.

23 декабрь көнне Сарманның спорт мәктәбеннең спорт залында Кыш бабай призына волейбол ярышлары узачак. Башлана 10 сәгатьтә.

Татарстанда янгыннар һәм утта һәлак булучылар ки­мегән. Гадәттән тыш хәл­ләр министрлыгы әнә шундый саннар җиткерә. Әмма коткаручыларны Яңа ел бәйрәмнәре сагайта. Бак­саң, бер ел эчендәге янгын­нарның 20 проценты нәкъ менә шул чорга туры килә икән. Министрлык вәкил­ләре бу статистиканы 15 декабрьдә гамәлгә кергән янгынга каршы махсус режим ярдәмендә киметергә өметләнә. Быел республикада 3 мең 157 янгын чыккан. Бу сан уз­ган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка азрак. Кеше үлеменә китер­гән казаларның күбесе ут белән саксыз кылану һәм электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан. Утта һәлак булган кешеләрнең яртысы исерек булган. Әнә шуңа күрә коткаручыларны Яңа ел бәйрәм­нәре аеруча нык сагайта. Юкка түгел. Аларның борчуларын саннар да раслый. Бак­саң, бәйрәмнәр чорында янгын чыгу куркынычы 33,3 процентка арта икән. Әйтик, узган елның 1 декабреннән быелның 31 гыйнварына ка­дәр республикада 637 янгын чыккан. Бу - бер ел эчендәге утлы казаларның 20 процентын тәшкил итә. Әлеге фаҗи­галәрдә 63 кешенең гомере өзелгән. Башкача әйткәндә, утта һәлак булган кешеләрдән 30 процентының гомере бәй­рәмнәр чорында өзелгән.Җитмәсә, кышкы салкыннар башлангач, халык җылыт­кычлардан да файдалана башлый. Әнә шуңа күрә Татарстанда быел да янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Бу юлы ул 15 декабрьдә башланып киләсе елның 10 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Бу вакытта штраф­ларның күләме дә ике мәртә­бә арта. Әйтик, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган физик затларга башка вакытта 1-1,5 мең сум түләтсә­ләр, режим гамәлдә булганда бу сумма 2-4 меңгә җитә. Җи­тәкчеләргә 15-30 мең сум, ә оешмаларга 400-500 мең сумлык штрафлар салынырга мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе вәкиле Максим Трущин сүзләренә караганда, коткаручыларның эш-гамәлләре штраф салудан гына гыйбарәт түгел. Алар башка чаралар да уздыра. Әй­тик, министрлык вәкил­ләре бәйрәм уздыра торган урыннарны күзәтәчәк. Коткаручылар балалар катнашындагы чаралар була торган 3,5 мең­нән артык урынны тикшереп чыгарга өлгергән инде. Нәти­җәдә ике меңнән артык ка­гыйдә бозу очрагы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев