САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 2 октябрь

Районыбызда өлкәннәр декадасы уңаеннан күп төрле чаралар планнаштырылган. Шуларның берсе, кичә район мәдәният йортында узды. Районыбызның өлкән яшьтәге үзешчәннәре тамашачыларга "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дигән зур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концертны Ильмира Салихова алып барды. Кичә Россиядә көзге чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә 140 меңләп егет алыначак. Республикадан исә 4 мең...

Районыбызда өлкәннәр декадасы уңаеннан күп төрле чаралар планнаштырылган. Шуларның берсе, кичә район мәдәният йортында узды. Районыбызның өлкән яшьтәге үзешчәннәре тамашачыларга "Көзләрдә дә язлар кабатлана" дигән зур концерт программасы тәкъдим иттеләр. Концертны Ильмира Салихова алып барды.

Кичә Россиядә көзге чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә 140 меңләп егет алыначак. Республикадан исә 4 мең чамасы егет шинель киячәк. Аларны хәрби частьләргә 7 ноябрьдә озата башлаячаклар. Ә республикада армия яшендәге 23 мең чамасы егет бар. Узган ел андыйлар 30 мең булган. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин сүзләренә караганда, егетләрнең күбесе Көнбатыш һәм Үзәк хәрби округларында хезмәт итәчәк. Бу юлы да армиягә әзерлеге булган егетләрне җибәрергә тырышачаклар. Әйтик, язгы чакырылыш барышында хәрби хезмәткә алынганнарның 75 проценты уку йортын тәмамлаган егетләр булган. "Шунысы куандыра: быел Коры Җир гаскәрләренә китүчеләр азрак булачак. Сүз уңаеннан, 16 кеше альтернатив граждан хезмәткә китәчәк. Алар "Татарстан почтасы" почта хезмәтендә хат ташучы булып эшләр дип көтелә. Ә менә 20 якташыбызны Президент полкына җибәрәчәкләр. Егетләргә игътибар күбрәк булсын өчен аларны Татарстан белән шеф мөнәсәбәтләре булган частьләргә озатырга тырышалар. 1500 кеше әнә шундый урыннарда хезмәт узар дип көтелә. Элеккеге кебек үк якташларыбызга армиягә киткәндә махсус тарифлы кесә телефоннары тапшырачаклар. Республиканың­ җыелу пунктында банк карталары да өләшәчәкләр. Ай саен солдатларның счетына икешәр мең сум акча күчәчәк. Ә ятим егетләргә бер мең сумга күбрәк түләячәкләр.

Генерал Погодин сүзләренә караганда, армиягә барудан качып йөрүчеләр дә кими. Язгы чакырылыштан соң андыйлар 142 кешегә калган. Комиссар фикеренчә, яшьләр армия хезмәтенең кирәк икәнен яхшырак аңлый башлаган. Андый фи­кергә килергә Россия Хө­күмәте дә ярдәм итә. Россия вице-премьеры Дмитрий Рогозин сүзләренә караганда, армиядән качып йөрүче егет­ләр дәүләт хезмәтенә эшкә урнаша алмаячак. Кайбер депутатлар исә бернинди сәбәпсез хәрби хезмәткә бармаган кеше­ләрдән өстәмә салым да түләттерергә тәкъдим итә. Армиягә чакыру белән бәйле сорауларны һәм мөрә­җәгатьләрне Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасына - 264-23-51, ә Татарстан Хәрби комиссариатына 570-31-56 телефоны буенча "кайнар элемтә" аша юлларга мөмкин.

Яңа елда 10 көн ял итәчәкбез. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шулай ди. Ял көннәре 2012 елның 30 декабрендә башланып яңа елның 8 гыйнварында тәмамланачак. Киләсе елның май аенда исә халык 9 көн буе ял итәчәк: аның 5 көне - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә (1-5 май), ә 4 көне Җиңү бәйрәменә (9-12 май) туры килә. Министрлыкта аңлатуларынча, шимбә көненә туры киләчәк 5 гыйнвар ялы - 2 майга, ә якшәмбегә туры киләчәк 6 гыйнвар ялы 3 майга күчереләчәк.

Социаль өлкәдә эшләүче оешмаларга федераль бюджеттан 3 миллиард сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин әнә шулай дип белдерде. Илбашы искәртүенчә, социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакы алар башкарган авыр эшкә тиң түгел. Президент ассызыклавынча, 2018 елга кадәр әлеге проблеманы хәл итү өчен, бу юнә­лештәге адымнарны инде бүген үк ясый башларга кирәк. "Хезмәткәрләргә булган мөнәсәбәтебез өлкәннәргә булган игътибар турында да сөйли", - дигән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев