САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 2 июль

    Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга 4 көн калды. Районыбыз халкы Универсиада уеннарын турыдан-туры трансляциядән карый алачак, шулай ук уеннарны яктырткан махсус сайтта да ярышларны күзәтергә мөмкин булачак. Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга...

    Бөтендөнья җәйге Универсиада башланырга 4 көн калды. Районыбыз халкы Универсиада уеннарын турыдан-туры трансляциядән карый алачак, шулай ук уеннарны яктырткан махсус сайтта да ярышларны күзәтергә мөмкин булачак.

    Кем булырга? Документларны тагын кайсы уку йортына тапшырып карарга? Абитуриентлар БДИ балларының күпме булуыннан чыгып, белгечлек сайларга омтыла. Билгеле булганча, алар документларын биш вузга өч юнә­леш буенча тапшыру мөм­кинлегенә ия. Казан (Идел буе) федераль университетына кабул ител­гән гаризаларның саны 11 меңгә якын инде. Монда, филиалларны исәпкә алмаганда, бюджет урыннары 3449ны тәшкил итә. КФУның Чаллыдагы институтында - 630, Албугада - 884, Яшел Үзән филиалында - 36, Чистайда 45 кеше бушлай укый ала. Иң югары бәйгеләр нефть-газ, дәвалау эше, туризм, геология, нанотехнология һәм микросистемалы техника, журналистика, Көнчы­гыш гыйлеме һәм африканис­тика, икътисад, юрист, музеология һәм мәдәни мирас объектларын саклау юнәлеш­лә­рендә күзәтелә. Әйтик, нефть-газ эшендә бер урынга - 28 көндәш.Дәвалау эше белгечлегенә бирелгән 10 бюджет урынын 174 кеше дәгъваласа, медицина биохимиясенә каралган шулкадәр үк урынны 99 егет-кыз бүлешә. КФУ табиблар әзерләүгә быел гына керешсә дә, әлеге белгечлекне үзләш­терергә теләүчеләр күп. Юриспруденциянең көндезге бакалавриат юнәлешенә 480 кеше гариза биргән. Анда урыннар саны - 83. Доку­ментларның төп нөсхәсе иң күп кабул ителгән белгечлек тә шул. Моннан яшьләр те­гендә-монда сикереп йөрми­чә, юрист булырга төптән уйлаган дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Татар филологиясен сайлаучылар күпме? Филоло­гиянең татар теле һәм әдә­бият, этнодизайн белгечле­генә 12 урынга - 14, татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр буенча 12 урынга - 17, татар теле, чит телләрне өйрәтүче педагог булырга 20 урынга - 31, ә татар теле һәм әдәбият укытучысы өчен 20 урынга - 9, татар теле һәм әдәбият, кытай теле белгечлегенә 15 урынга 15 кеше гариза тапшырган. Болар - бакалавриат юнәлеш­ләре. Татар теленә заманча технология нигезендә өйрәтү дигән магистратура юнәлеше­нә 6 урынга шуның кадәр үк гариза кергән. Абитуриентлар университетның сайты аша кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Шулай ук "кайнар элемтә" дә эшли. Эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке сәгать бишкә, шимбә көнне көндезге сәгать бергә кадәр 8 (843) 221-33-33 бердәм омерына шалтыратырга була.

    Спорт ярышлары әле старт алмады, әмма башкалада Җәйге Уеннар рухы нык сизелә. Казанда өр-яңа шәһәрчек пәйда булды. Дөрес, аны авыл дип йөртәләр, әмма ул иң заманча шәһәрләрдән бер дә калышмый. Җәйге Уеннар вакытында 13 мең кеше яшәячәк Төзелеше 14,4 миллиард сум­га төшкән һәм 53 гектар мәйданга җәелгән Универсиада авылында 28 торак йорт бар. Әлеге комплекс 14 меңгә якын кеше яшәүгә исәпләнгән. Шәһәрчек эчендә электро­мобильләр йөри. Төп урам­ның бер башыннан икен­чесенә спорт мәйданчыкла­ры, фонтан һәм аллеялар урнаштырганнар. Инде шимбә көн­не үк бирегә чит илләрдән спортчылар килә башлады. Ачылу тантанасында Япония, Малайзия, Алмания, Франция һәм башка ил вәкилләре дә бар иде. Кичә исә Универсиада авылында Рос­сия җыелма командасының әләмен күтәр­деләр. Ярышлардан соң би­редә Казан Федераль университеты һәм Идел буе физик культура һәм спорт академиясе студентлары яшәячәк. Ә Казан Универсиадага тулысынча әзер. ФИСУ Башкарма комитеты утырышында башкала мэры Илсур Метшин әнә шулай дип белдергән. Шимбә көнне "Корстон" комплексында Җәйге Уеннарга әзерлек турында сөйләштеләр. "Казан-2013" Башкарма дирекциясенең генераль директоры Владимир Леонов әлеге чарада катнашучыларны аккреди­тацияләү эшчәнлеге, спортчылар өчен әзерләнгән шартлар турында сөйләгән. Леонов сүзләренә караганда, барлык хезмәт һәм корылмалар "Универсиаданың 4 көне" өй­рәнүләре кысаларында сынау узган. "Әлеге өйрәнүләр безнең Уеннарга әзер икәнлегебезне күрсәтте", - дигән Леонов. Башкарма дирек­циясенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Универсиадага халыкара, Россия һәм төбәк массакүләм матбугат чараларыннан 1200дән артык журналист аккредитация узган. Уеннарда катнашучылар Россия ха­лыкларының бай традицияләрен һәм Татарстан милли мәдәниятен Универсиада Паркында гына түгел, ә милли бәйрәмебез Сабантуйда да күрә алачак, моның өчен ул махсус Уеннар вакытына күчерелде.

    «ВТ»

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: