САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 19 март

    18-28 март көннәрендә Татарстанда наркотикларга каршы "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия ак­ция­сенең беренче этабы узачак. Наркотик са­тучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар бу­лучылардан (843) 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннарына шалтыратып әйтүләре со­рала. Шулай ук, Наркотикларның әйләне­­шен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә тәү­лек дәвамында ышаныч телефоннары эшли. Мәгълүматны идарәнең интернеттагы...

    18-28 март көннәрендә Татарстанда наркотикларга каршы "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" дип аталган Бөтенроссия ак­ция­сенең беренче этабы узачак. Наркотик са­тучыларның эшчәнлегеннән хәбәрдар бу­лучылардан (843) 274-30-30 һәм 273-43-45 телефоннарына шалтыратып әйтүләре со­рала. Шулай ук, Наркотикларның әйләне­­шен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә тәү­лек дәвамында ышаныч телефоннары эшли. Мәгълүматны идарәнең интернеттагы кабул итү бүлмәсендә дә калдырырга мөмкин.

    Атна ахырына янә суытачак. Быелгы кыш соңгы бер­ничә ел эчендә беренче тапкыр нормага туры килгән. Ноябрьдән башлап Казанда 176 миллиметр кар яуган. Чагыштыру өчен, былтыр явым-төшем кү­ләме - 1,5, ә аннан алдагы елны 2 тапкырга күб­рәк булган. Лә­кин быел, мете­орологлар фаразлавынча, кыш җиңел генә би­­решергә теләми. Шимбә көнне төнлә термометр баганалары 20 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин, көндез 10-15 градус салкын булыр дип көтелә. Ял көннәрендә аязучан болытлы һава хөкем сө­рәчәк. Сүз уңа­еннан, 21 март - көннең төн белән ти­гезләшкән чоры. Ас­трономнар нәкъ әлеге датаны язның туган көне дип атый. Быел яз соңрак туарга бул­ган, күрә­сең. Аның каравы җәй кояшлы һәм аяз булырга охшаган. Һәрхәлдә, халык сынамышларына ышанганда, иртә кил­гән яз - яңгырлы җәй билгесе.

    Россиянең көньягында язгы кыр эшләре башланып китте. Татарстанда да яз көннән-көн үзен күбрәк сиздерә. Хуҗалыкларның әзерлегенә килгәндә, әлегә хәл итәсе проблемаларның очы-кырые күренми. Ягулык-майлау материаллары, ашлама, югары кондицияле орлык, запас частьлар һәм тагын әллә ничә төрле кирәк-ярак җитешми. Кыенлыклар быел бигрәк тә эре инвес­тор хуҗалыкларында күбрәк сизелә. Россиядә җир җитәрлек. Бүген ил буенча 40 миллион гектардан артык сөрү җире чәчү әйләнешеннән төшеп кал­ган. Татарстанда да бар андый җирләр. Быел тагын да артыр инде. Ни өчен дигәндә, бер гектарны сөрү, ашлау, эшкәртү һәм чәчү хуҗалыкка, ким дигәндә, ун мең сумга тө­шә, ди белгечләр. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров эшкәртелгән җир­нең бер гектарына вәгъдә ит­кән субсидия күләме исә барлык чәчү эшләренә түгел, җир­не бер кат тырмалап чыгарга да җитми. Хәер, әле анысы да ни өчендер хуҗа­лыкларга һа­ман да килеп җитми. Элегрәк елларда зур процентлар белән булса да, банк­тан кредит юнәтергә була иде. Хәзер анысы да чамалы. Россия Авыл хуҗалыгы матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2012 елда хуҗалыкларның эш нәтиҗәләре тулаем алганда 3,2 процент рентабельлелек белән тәмамланган. Рентабельлелек бар да бит, плюс белән түгел шул. Экспертлар исә Рос­сия авыл хуҗалыгында һәр дүртенче хуҗалык асылда банкрот хәлендә дип раслый.Узган ел дәвамында 13 мең хуҗалыкта конкурс ида­рәчесе билгеләнеп, "финанс сәламәтләндерү" аша үткә­релгән. Шуларның нибары 862сендә генә банкротлык әзме-күпме көтелгән нәтиҗә биргән. Бу исә нибары 7 процент кына дигән сүз. Калганнары, кем әйтмешли, упкынга тәгәрәгән. Ә бит һәр хуҗалык артында язмышларын авыл белән бәйләгән йөзләрчә кеше бар. Россия буенча көн саен ике-өч авылның юкка чыгуы да шуннан килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: