САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 18 март

Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Г.Саляхова алып барды. Иң беренче булып сүз яшьләр эше,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Б.Әхмәдуллинга бирелде.Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда спорт зур роль уйный. Районда 130 спорт корылмасы бар. Спорт белән шөгельләнүчеләр саны барлык халыкның 28,8 % тәшкил итә.ТР Президенты...

Бүген Район Советының утырышлар залында чираттагы киңәшмә узды. Аны район башлыгы урынбасары Г.Саляхова алып барды. Иң беренче булып сүз яшьләр эше,спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Б.Әхмәдуллинга бирелде.Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда спорт зур роль уйный. Районда 130 спорт корылмасы бар. Спорт белән шөгельләнүчеләр саны барлык халыкның 28,8 % тәшкил итә.ТР Президенты ярдәме белән "РФ 2006-2015 нче елларда физик культура һәм спортны үстерү" федераль программасы кысаларында, район үзәгендә тренажер залы булган ябык бассейн төзелә.Аның янәшәсендә фонтанлы парк зонасы төзү һәм Сарман үзәк ял паркын төзекләндерү планнаштырыла. Шулай ук Республика Президенты ярдәмендә Сарман аграр көллиятендә спорт залы төзелә. Язгы ташуга әзерлек максатыннан, район Башкарма комитетының "ТР Сарман районы территориясендә язгы ташу нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү буенча чаралар турында"гы Карары кабул ителде, чаралар планы төзелде.Бу хакта 131 нче номерлы янгын частенең начальнигы И.Гыйззәтуллин сөйләде. Иске Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Д.Газизов җирлектә башкарылгын эшләргә һәм алдагы перспективага тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев