САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 18 февраль

    Көн темасына: Күптән түгел ачылган татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә башлаган "Ана теле" онлайн-мәктәбенә бүген ике меңнән артык кеше теркәлгән. Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Билгеле булганча, проект ТР Президенты Рөстәм Миң­неханов тәкъдиме белән EF компаниясе һәм республика укытучылары, тел белгечләре белән берлектә эшләнде. Министрлык...

    Көн темасына:

    Күптән түгел ачылган татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә башлаган "Ана теле" онлайн-мәктәбенә бүген ике меңнән артык кеше теркәлгән. Әле берничә көн элек кенә бу сан 800гә якын булган. Билгеле булганча, проект ТР Президенты Рөстәм Миң­неханов тәкъдиме белән EF компаниясе һәм республика укытучылары, тел белгечләре белән берлектә эшләнде. Министрлык белән компания арасында килешүгә исә укы­тучыларның традицион август киңәшмәсе вакытында кул куелган иде. Менә шул вакыт эчендә ул әзер дә булды. Мәктәпкә язылу өчен htpp://anatele.ef.com адресы буенча теркәлергә кирәк. Анда дөнья­ның теләсә кайсы почмагыннан тәүлек буе шөгыль­ләнергә мөмкин. Белем алу 9 дәрәҗәдә тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗә 8 өлештән тора. Аларның һәрберсе яңа тема, фильм, күнегүләр, тел сыйныфы, өлгереш кебек төрле бүлекләрне үз эченә ала. Беренче этапны уңышлы тапшырган очракта гына икенчесенә күчә аласың. Хәзерге вакытта проектның беренче дәрәҗәсен генә кулланырга була. Барлыгы 96 дәрес, видеофильм, 5 мең аудиоролик, 7 мең фотография әзерләнгән. Проект тулысынча 2014 елның 1 гыйнварына эшләнеп бетәчәк. Ул вакытта укытучылар белән дә аралашу мөмкин булачак. Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты белән укыту-ме­тодик кабинет булдыру турында эш алып барыла. Барлык этапны үзләштерүчеләр татар телен яхшы белә дип саналачак. Татар телен өйрә­нергә теләүчеләр саны арткан очракта республика хө­күмәте мәктәпне "киңәйтү" мәсьәләсен дә карарга мөм­кин.

    Быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, бу хуҗалыкларның 38,5 проценты максатчан субсидия ала. Әлеге субсидиянең уртача күләме 600 сум тирәсе. Аннан күпчелек очракта айлык гаилә кереме уртача ун мең сумнан алып егерме мең сумга хәтле булганнар файдалана икән. Болар хакында ТР Министрлар Кабинетында булып узган брифингта ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева җиткерде. Билгеле булганча, җылы­лык буенча субсидия узган елның сентябрь аеннан ярты елга дип билгеләнде. Димәк, февраль аенда аның вакыты чыга һәм киләсе яртыеллыкка тагын тиешле документларны тапшырырга кирәк дигән сүз. Бу эшне март, ап­рель, май айларында эш-­­­ л­әргә мөмкин. Социаль яклау бүлекләренә кайсы айның ничәнче көнендә барырга кирәклеге гыйнвар аена килгән исәп-фактура кә­газен­дә язылачак.Гадәттәгечә, ялгызы гына яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк­ләргә һәм I, II төркем инвалидларга документларны социаль хезмәткәрләр аша тапшыру мөмкинлеге каралган. Социаль хезмәткәрнең өйгә кайчан киләсе шулай ук гыйн­­вар ае өчен килгән исәп-фактура кәгазендә күр­сәтеләчәк. Шу­ңа күрә бу көнне өйдә булу сорала.Шунысына игътибар итәр­гә кирәк: субсидияне бер тапкыр рәсмиләш­тер­гән­­нәрнең документ күчер­мәләре социаль яклау органнарында саклана. Әгәр дә гаилә әгъза­лары күченеп китмәгән, өйлән­мәгән, балалары ишәй­мә­гән, фатирын сатмаган, яисә башка үзгәреш­ләр ки­чермә­гән икән, ул очракта до­кументларның кү­чермәләрен яңадан тапшыру кирәкми. Социаль яклау бүлегенә килгән көнне төп нөсхәләрен генә күрсәтәсе була. Ә менә ке­ремнәр турында соңгы алты ай өчен яңа белешмә кирәк. Субсидияне әле яңа алырга теләүчеләр өчен түбәндәге документлар сорала: кү­чермәләре белән бергә һәр гаилә әгъзасының паспорты, туу турындагы таныклыгы, өйләнешү яки аерылышу турында таныклык, фатирга хокук бирүче таныклык, соңгы алты айдагы керемнәр турында белешмә, гаилә составы турындагы белешмә (йорт ке­нәгәсеннән алына, ида­рәче оешмага барып сорыйсы), соңгы ай өчен фатирга тү­ләнгән исәп-фактура кә­газе һәм банкта ачылган саклык кенәгәсе белән шул ук банкның реквизитлары кү­чермәсе. Социаль яклау бүлекләре эш көннәрендә иртәнге 8 сәгатьтән кичке 19 сәгатькә хәтле кабул итәчәк. Н. Бутаева әйткәнчә, бары тик исәп-фактура кәгазендә күрсәтел­гән адрестагы социаль яклау бүлегенә барырга кирәк. Чөн­ки элек тапшырылган документлар шунда булачак.

    Күп балалы гаиләләрнең җирдән баш тарту сәбәбен Җир һәм мөлкәт мөнәсә­бәтләре министрлыгының коллегия утырышында әйттеләр. Билгеле булганча, Россия­дә күп балалы гаиләләргә җир бирү турындагы закон кабул ителгән иде. Инде бүген беренче нәтиҗәләр ясарга да була. Республикада 15 мең­нән артык гаилә бушлай җир кишәрлеге алырга өлгергән инде. Бу - җир сорап гариза язган гаиләләрнең 81 проценты дигән сүз. Күптән түгел Мәс­кәүдә булган киңәшмә барышында Татарстанда бу эшнең оешкан төстә алып барылуын да билгеләп уздылар.Җир һәм мөлкәт мөнәсә­бәтләре министрлыгының коллегия утырышы Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Равил Моратов катнашында узды. Министр Азат Хамаев әйтүенчә, республикада 25 мең чамасы күп балалы гаилә бар. Шуның 21 мең­нән артыгы кишәрлек сорап мөрәҗәгать иткән. 19 меңләп гаиләгә җир сайлап алуга хокук бирелгән булган. Алар­ның күбесе җирле булган инде. Министрлыкта аңлатула­рынча, эшнең шулай оешкан төстә баруы электрон чиратка бәйле. Әлеге эшнең республикада ничек оештырылуы һәм эш барышында нинди проблемаларга юлыгулары хакында Лениногорск муниципаль берәмлегенең милек һәм җир мәсьәләләре палатасы рәисе Оксана Куприянова киңрәк сөйләде. Закон кабул ител­гәннән соң кайбер шәһәр­­ләр­дә җир бүлүдә проблемалар калкып чыгачагы турында алдан хәбәр иткәннәр иде. Оксана Викторовна үз җир­лекләрендә килеп туган проб­лемаларга тукталды да инде. Билгеле булганча, күп балалыларга җирне шәхси йорт салу, бакча кишәрлеге булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен рәсмиләш­терергә була. Лениногорск төбәгендә 600дән артык күп балалы гаилә бар. Шуның яртысыннан артыгы Лениногорск шәһә­рендә теркәлгән. Аңла­тулар алып барганнан соң гаилә­ләрнең 82 проценты, җир сорап, гариза яза. Кишәрлек алырга теләүче гаиләләрнең үтенечен канә­гатьләндерү өчен эшче төр­кем оешкан. Эш барышында 25 җирлекнең бары тик бишесендә генә җир бирүдә тоткарлыклар килеп тумаячагы ачыклана. Нәтиҗәдә район территориясендә шәхси яр­дәмчел хуҗалык булдыру һәм йорт салу өчен кулай булган урыннар тикшерелгән. Эшче төркем Иске Шөгер авылына туктала. Бу җирлектән йорт урыны алырга теләк белде­рүчеләр өчен кишәрлекләр тәгаенләнгән. Ләкин моның белән генә проблема чишелеш тапкан дип әйтеп булмый. Җир сораучыларның күпчелеге Лениногорск шәһәрендә яшә­гәнлектән, аларга калага якын урыннан кирәк. Моны истә тотып, бакчачылык шир­кәтлә­рендәге 6 җир кишәр­леген өй­рәнгәннәр. Анализлар күрсәт­кәнчә, бу урыннар санитар зонага кергән, анда йорт төзү эшләре башкарып булмый. Шуңа күрә Иске Пис­мән авыл җирлегеннән 171 гектар җир бүлмәкчеләр. Биредә 458 җир кишәрлеге булачак. Оксана Викторовна әйтүенчә, бу урын шәһәрдән 10-15 км ераклыкта булачак. Тик шунысы бар: читтән җир буласын белгән шәһәр халкы кишәрлектән баш тарта башлаган.

    Узган ел Татарстанда 55 мең 839 бала туган. Алдагы ел белән чагыштырганда 5 мең 62 сабыйга күбрәк. Районнарда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә үлүчеләр­гә караганда туучылар са­ны арта. Балаларның күпләп тууы - гаилә өчен генә түгел, рес­публика өчен дә күңелле күренеш, әлбәттә. Тик ул сабыйларның һәркайсын 100 процент сау-сәламәт дип әйтеп булмый. Сау туганнары да авырмый тормый. Әйтик, 2012 елда 138 мең 856 бала стационарда ятып чыккан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: