САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 18 декабрь

Бүген ЗАГС оешуга 95 ел тула. Гражданлык хәле актларын теркәү белән районда Башкарма комитетның ЗАГС бүлеге һәм Җәлил поселогы, авыл җирлекләре башкарма комитетлары шөгельләнә. Районда ел башыннан 236 пар язылышкан, 415 бала туган. 19 нчы декабрь көнне сәнгать мәктәбендә Сарман авыл җирлеге ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау җыелышы була....

Бүген ЗАГС оешуга 95 ел тула. Гражданлык хәле актларын теркәү белән районда Башкарма комитетның ЗАГС бүлеге һәм Җәлил поселогы, авыл җирлекләре башкарма комитетлары шөгельләнә. Районда ел башыннан 236 пар язылышкан, 415 бала туган.

19 нчы декабрь көнне сәнгать мәктәбендә Сарман авыл җирлеге ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыятенең отчет-сайлау җыелышы була.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элем­тә министрлыгыннан хәбәр итүлә­рен­чә, ноябрь аенда uslugi.tatarstan.ru порталыннан 343,6 мең кулланучы файдаланган. Республика халкына 1,77 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Ноябрь аенда татарстанлылар ведомстволарга 1,2 млн тапкыр мәгълүмат сорап мөрәҗәгать иткән, 77 мең 656 электрон гариза юллаган. Гомумән алганда, 2012 елның узган 11 ае эчендә рес­публика халкына электрон юл белән 14,6 млн хезмәт күрсәтелгән. Бу - узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 52 процентка артыграк.

Быелның 1 декабренә Татарстанда яшәү­челәрнең салымнар буенча 1,6 миллиард сумлык әҗәте булган. Узган атнада республиканың салым хезмәткәрләре суд приставлары белән әнә шул сумманы киметү максатыннан махсус рейд оештырган. Бу чара барышында хокук саклаучылар әҗәте булган кешеләрне эзләгәннәр. Нәтиҗәдә бюджетка 400 мең сум акча түләнгән, 23 кешенең милегенә арест салынган. Федераль Салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән хәбәр итүлә­ренчә, рейдлар ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев