САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 17 октябрь

19 -21 октябрь көннәрендә Сарманда район башлыгы призына бокс буенча Республика турниры узачак. Аның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спорт белән шөгелләнүгә җәлеп итү һәм толерантлылыкны тәрбияләү. Быелның тугыз аенда, федераль средстволарны исәпкә алып, ТР тупланма бюджетында керемнәрнең гомуми күләме 145,2 миллиард сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган...

19 -21 октябрь көннәрендә Сарманда район башлыгы призына бокс буенча Республика турниры узачак. Аның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләрне спорт белән шөгелләнүгә җәлеп итү һәм толерантлылыкны тәрбияләү.

Быелның тугыз аенда, федераль средстволарны исәпкә алып, ТР тупланма бюджетында керемнәрнең гомуми күләме 145,2 миллиард сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 112,7 миллиард сум тәшкил итте. Тугыз айда Татарстанның тупланма бюджетын үтәү йомгакларына һәм агымдагы ел азагына бурычларга багышланган киңәшмә барлык муниципаль районнар белән бергә видеоконференция режимында уздырылды. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, барлык салым түләүләренең 57 проценты федераль бюджетка, 43 проценты ТР тупланма бюджетына җибә­релгән. Аның әйтүенчә, Татарстанда 1 октябрьгә салым буенча җыелган бурыч 1,4 миллиард сумга кимеп, 13,1 миллиард сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев