САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 17 июнь

Узган җомгада Каташ Каран авылының мәдәният йортында "Сарман" газетасы призына оешма-предприятиеләрнең ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары узды. 1 нче урынга - Мортыш Тамак авыл җирлеге, 2нче урынга - Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе , 3 нче урынга- Сарман урта мәктәбе командалары лаек булдылар. Кәүҗияк авыл җирлеге командасы 4 нче...

Узган җомгада Каташ Каран авылының мәдәният йортында "Сарман" газетасы призына оешма-предприятиеләрнең ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары узды. 1 нче урынга - Мортыш Тамак авыл җирлеге, 2нче урынга - Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе , 3 нче урынга- Сарман урта мәктәбе командалары лаек булдылар. Кәүҗияк авыл җирлеге командасы 4 нче урынны алды. Аларга бүләкләр тапшырылды.

15 июнь көнне Сарманның Даулы болынында өлкәннәр өчен Сабантуй узды.

Узган шимбәдә район башлыгы Н.Закиров, районның сәнгать осталары, спортчылары Магнитогорск шәһәрендә Сабантуйда катнаштылар.

Якын кешеләрегезне, дусларыгызны гомер бәйрәмнәре, яисә башка онытылмас вакыйга белән "Сарман" радиосыннан котларга мөмкин. Реклама хезмәте телефоны: 2-57-76

Бүген Россия һәм Татарстан бюджетыннан белем бирү учрежденияләренә миллионнарча сум акча бүленә. Дәүләт казнасы хисабына алар өр яңа җиһазлар, заманча техника белән тәэмин ителә. Шулай да белем учаклары иганәчеләргә мохтаҗ булып кала бирә.
Тарихтан билгеле булганча, революциягә кадәр татар мәгариф өлкәсе бары тик игелекле татар байлары хисабына яшәгән. Эшмәкәрләр, акчаларын кызганмыйча, яңа мәктәпләр, мәдрәсәләр төзегән, булганнарына да ярдәм итеп торган.Хәзер заманалар башка. Җитәкчеләребез мәгариф өлкәсен даими кайгырта. Ел саен диярлек мәктәпләрне төзекләндерү, яңарту, укытучылар һәм укучылар өчен иң яхшы шартлар тудыру максатын күздә тоткан программалар кабул ителә. Әлеге программалар безнең районда да уңышлы тормышка ашырыла.Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исә һәрбер мәктәпнең үз химаячесе булырга тиеш дип саный. Бу фикерне республика җитәкчесе инде берничә ел яңгыратып килде. Быел аның тәкъдиме белән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясен уздырырга булганнар.Хәйрия кылып, ярдәм күрсәтеп торган аерым кешеләр бүген дә юк түгел. Төпле белем биреп, үзләрен көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләгән мәктәпләрен онытмыйча, алар кулыннан килгәнчә булыша. Әмма хәйриячеләр бармак белән генә санарлык, һәр мәктәпнең исә үз "кирәк"ләре бар.Акцияне оештыручылар (Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы) һәркемгә үз белем йортының хәлен белергә һәм үз мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә чакыра.

Тиздән Россиядә Интернет аша аралашу үзара очрашып, күрешеп сөйләшүләрне кысрыклап чыгарырга мөмкин. Махсус тикшеренү уздырганнан соң, белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән.Илебез халкының ни дәрәҗәдә интернетка бәйле булуларын Amstel Premium Pilsener маркетинг тикшеренүләре агентлыгы ачыклаган. Ул уздырган сораштыруда 26дан 45 яшькә кадәр булган 4 меңгә якын кеше катнашкан. Аларның 80 проценты Интернетта утыруны гади аралашуга караганда өстенрәк, дип тапкан. 73 проценты исә, хәтта, якыннары-дуслары янында да социаль челтәрләрдән файдаланулары турында белдергән. Бактың исә, хатын-кызлар Интернетта утырырга ирләргә караганда да ныграк ярата икән.Интернет-бәйлелеккә килгәндә, сораштырылучыларның 53 проценты социаль челтәрләрдә кирәгеннән озаграк утыра, шул рәвешле вакыт узганлыгын сизми дә кала. Болар, күп очракта, 26-35 яшьлек россиялеләр, ди.Шунысын да билгеләп узу кирәк, интернет кеше тормышына шул дәрәҗәдә тирән үтеп кергән ки, электрон чараларны бер көн кулланмый тору да алар яшәешен авырлата икән. Бу яңалыкны күптән түгел генә Мэриленд университеты белгечләре ачыклаган булган.

Бу көннәрдә авыл халкы печәнгә төште. Кайбер урыннарда бакча һәм каен җиләге дә өлгерә башлады.Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов киңәшмәләрдә июнь аенда печән әзерләүгә нык игътибар бирергә ки­рәк­леген гел ассызыклап тора. Белгеч­ләр әйтүенчә, июнь печәне башка айларда җыеп алганына караганда файдалырак икән. Бу чорда анда терлек­ләргә кирәк булган тук­лыклы матдәләр күб­рәк була, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев