САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 17 апрель

Болары да мәгълүм булсын: 2012 ел белән чагыштырганда, быел күп фатирлы йортларның капиталь ремонтына 8,3 процентка күбрәк акча бүлеп биреләчәк һәм бу сумма 4 миллиард,709 меңсумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. "Әлеге программа буенча 823 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак, барлыгы 233,6 мең кешенең торак...

Болары да мәгълүм булсын:

2012 ел белән чагыштырганда, быел күп фатирлы йортларның капиталь ремонтына 8,3 процентка күбрәк акча бүлеп биреләчәк һәм бу сумма 4 миллиард,709 меңсумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. "Әлеге программа буенча 823 күпфатирлы йортка ремонт ясалачак, барлыгы 233,6 мең кешенең торак шартлары яхшыртылачак", - дигән бу хакта төзелеш министры Ирек Фәйзуллин. Былтыр әлеге программага 4 миллиард,347 мең сум акча тотылган булган.

Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы табиб хаталарыннан иминиятләш­терү турында закон проекты әзерләгән. Әлеге документ кабул ителгән очракта, докторлар гаебе белән гомере өзелгән кешеләрнең туганнарына 2 миллион сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Гарип калган кешеләр исә 500 меңнән 1,5 миллион сумга кадәр акча таләп итә ала. Ә белгечләр фикеренчә, Россиядә авыру­ларның нәкъ менә табибларның дөрес дәваламавы аркасында зыян күргәнен исбатлавы бик авыр. Чит илләрдән аермалы буларак, бездә табиблар ясаган хаталарны теркәп тә бармыйлар.

Реклама

Узган елгы хәрби чакырылыш вакытында Генераль прокуратура 65 меңнән артык закон бозу очрагын ачыклаган. Нәтиҗәдә 8 меңнән артык кешене дисциплинар җавап­лылыкка тартканнар, 1,4 мең түрә административ җаваплылыкка тартылган. Прокурорлар судка 897 шикаять юллаган. Ә хәрби хезмәттән качып йөргән 1,2 мең кешегә карата җинаять эше кузгатылган.

Бүген "Халык контроле" үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ул былтыр 17 апрель көнне эшли башлаган иде. Бер ел эчендә системага 26 категория буенча (юллар сыйфаты, хастаханәләр, чүп­лекләр, җәмәгать транспорты, сәүдә) 7,6 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән. Аларның 3,2 меңе хәл ителгән, тагын 1,2 меңе буенча эш дәвам итә. 2,5 мең мөрәҗәгать исә теге яки бу сәбәпләр аркасында кире кагылган. "Халык контроле"н­дәге тәртип буенча, мөрәҗә­гатькә 10 көн эчендә җавап бирергә тиешләр.

Бер төн эчендә Татарстанда исерек килеш руль артына утырган 56 йөртүче тоткарланган. Полиция хезмәткәрләре әйтү­енчә, гадәттә мондый хокук бозучылар рес­публика районнарында очрый, ләкин бу юлы 60ка якын йөртүченең 20се Казанда эләккән. Сүз уңаеннан, дүшәмбе көнне башкалада берьюлы 3 кешене бәрдергән "Мерседес" йөртүчесенең исерек булуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев