САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 16 октябрь

Татарстанда яшәүчеләр узган сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән. Хәзер өйдән чыкмыйча гына Интернетта ТКХ хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән суммалар турында мәгълү­матны тикшерергә, лицевой счет белән эшләргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, "перерасчет" ясарга (мәсәлән, фатирда берничә көн...

Татарстанда яшәүчеләр узган сентябрь аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен инфоматлар һәм ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмендә барлыгы чама белән 13 миллион сум түләгән. Хәзер өйдән чыкмыйча гына Интернетта ТКХ хезмәтләре күрсәтүгә исәпләнгән суммалар турында мәгълү­матны тикшерергә, лицевой счет белән эшләргә, счет-фактурага үзгәрешләр кертергә, "перерасчет" ясарга (мәсәлән, фатирда берничә көн буе кайнар су булмый торганда), шулай ук барлык түләүләр тарихын электрон рәвештә сакларга була. Моның өчен порталда Шәхси кабинет булдырырга кирәк. Аны теркәве бик җиңел - мобиль телефон номерын күрсәтү (аңа пароль җибәре­ләчәк) дә җитә. Ә инде ТКХ хезмәтләре өчен Шәхси кабинет ачмыйча гына да түләргә була. Моның өчен түләү квитанциясендә күрсәтелгән лицевой счет номерын һәм түләү күләмен ге­нә компьютерда җыярга ки­рәк. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтүгә инфомат аша түләгәндә комиссия 2 процент тәшкил итсә, uslugi.tatarstan.ru аша - нибары 1 процент. Бүген Татарстанның 1,2 миллион йорт хуҗалыгы (йорт хуҗалыкларының 90 проценты) әлеге хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә ия. Ида­рәче компаниягезнең бу сервиска тоташтырылу-тоташтырылмавын https://uslugi.tatar.ru/personal-account сылтамасы буенча "узып" бе­лергә була. Идарәче компаниягезнең әлеге сервиска тоташуын теләсәгез, 511-41-15телефоны аша шалтыратыгыз.

Йортларны, мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасы, клуб һәм ФАПлар төзү, ике контурлы казаннар урнаштыру, "Чиста су" программасы киләсе елның 1 сентябренә төгәлләнергә тиеш. Шимбә көнне Татарстан Хөкү­мәте йортында узган киңәшмәдә Президент Рөстәм Миңнеханов районнар һәм Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы алдында әнә шундый бурычлар куйды. "Ел саен артта калабыз. Шуңа киләсе елга планнарны быел декабрьгә кадәр расларга кирәк", - дигән ул бу хакта. Аның фикеренчә, республика халкының күпфатирлы йортларның капиталь ремонтына акча җыюы аларның әлеге программага ышана башлаулары турында сөйли. Бүгенгә әлеге максатларга халыктан 1,5 миллиард сум акча җыелган, программаны тормышка ашыру исә быел якынча 4 миллиард сумга төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев