САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 16 апрель

Районда язгы кыр эшләре башланды. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруда эшлиләр. Экология һәм табигатьне саклауга кагылышлы сорауларыгыз юкмы? Булса, аларны экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камаловка бирә аласыз. Ул 23 нче апрельдә Түбән Кама шәһәренең Красный Ключ бистәсендә (Набережная урамы, 7, "Экология үзәге") гражданнарны кабул итәчәк. Алдан...

Районда язгы кыр эшләре башланды. Механизаторлар күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруда эшлиләр.

Экология һәм табигатьне саклауга кагылышлы сорауларыгыз юкмы? Булса, аларны экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Рөстәм Камаловка бирә аласыз. Ул 23 нче апрельдә Түбән Кама шәһәренең Красный Ключ бистәсендә (Набережная урамы, 7, "Экология үзәге") гражданнарны кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефон: 8(8555) 45-66-56.

"Идегәй" сәүдә үзәгендә 25 нче марттан 25 нче апрельгә кадәр язгы акция үткәрелә. 1500 сумлык товар сатып ал һәм лотерея уенында катнаш! Призлар 25 нче апрельдә уйнатылачак, арада кыйммәтле бүләкләр көтә.

Россия пенсионерлар берлеге Татарстан бүлегенең спартакиадасына әзерлек кысаларында 16 нчы апрельдә 10.00 сәгатьтә Җәлил бистәсенең «Батыр» спорт комплексында пенсионерлар арасында йөзү ярышлары үткәрелә. 17 нче апрельдә Сарманның Ял паркында 10.00 сәгатьтә - җиңел атлетика һәм гомуми физик әзерлек буенча, шул ук көнне 14.00 сәгатьтә Сарман гимназиясендә өстәл теннисы ярышлары булачак.

Районыбызның бер төркем талантлы яшьлэре бу көннәрдә Казан шәһәрендә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау сайлап алу турларында катнашалар.

Бу атнада Татарстанда кояшлы, коры һәм җылы булачак. Ләкин метеоро­лог­лар бакча эшләренә 20 май­­дан соң гына керешергә киңәш итә. Белгечләр, май аенда кар яварга мөмкин, дип тә куркыта.Календарь буенча март аенда ук башланган яз, ни­һаять, үзен урамда да сиздерә башлады. Иртән 8 гра­дус җылы булса, көндез термометр баганалары 12 градус җылыны күрсәтәчәк. Пәнҗе­шәмбе, җомга көннә­рендә көндез һава 17 градуска ка­дәр җылыначак, шимбә-як­шәмбе урамда шулай ук 16-17 градус җылы булыр, дип көтелә. Якшәмбе кыска вакытлы яңгыр явып китүе ихтимал. Метеорологлар телен­дә мондый һава торышы "климатик норма" дип атала.Гомумән, синоптиклар сүз­­ләренчә, яз быел гадәт­тәгечә килгән. Ә менә киләсе елларда үзгәрешләр көтелә. "Тикшеренүләр күрсәткәнчә, киләсе 30 ел дәвамында яз­ның вакыты кыскара башлаячак", - дигән бу хакта Россия Гидрометцентры директоры Роман Вильфанд. Әйтик, май аенда хәтта кар да яварга мөмкин. Белгеч сүзләренчә, гомумән алганда, быел май аенда температура нормага туры киләчәк яки аннан аз гына артып та китәчәк. Ләкин бу - айның икенче яртысында. 11-12 майга кадәр кар да яварга, кырау да төшәргә мөмкин. "Аларны без 5-6 көн алдан төгәлрәк фаразлаячакбыз", - дигән ул. Вильфанд шулай ук бакчачыларга да ашыкмаска киңәш бирә. Аның сүзләренчә, утырту эшләренә 20 майдан соң гына ке­ре­шергә кирәк.

Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары өчен төзелгән йортларның сыйфатын тикшерәчәкләр. Бу атнада районнарга махсус комиссия барачак. Министрлар Кабинетында узган торак мәсьәләсенә кагылышлы киңәшмәдә сүз, кү­бесенчә, капиталь төзеклән­дерү хакында барды. Республикада 587 йортта ремонт эшләре башланган инде. Бу максатларда 4709 млн сум акча каралган. Ирек Фәйзуллин сүзләреннән күренгәнчә, быел 41 районда 823 күпфатирлы йорт ремонтланып, 233,6 мең кешенең торак шартлары яхшыртылачак.Билгеле булганча, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән Татарстан Республикасы арасында килешү имзаланган иде. Республикада 1 июльгә кадәр норматив хокукый актлар кабул ителеп, 1 гыйнварга төбәк программасы эшли башларга тиеш. Тик барлык идарә компанияләре дә йортларны махсус реестрга кертүне вакытында башкармыйлар. Моның нәтиҗәсендә дәүләт торак ида­рәсе йортлардан капиталь тө­зек­лән­дерү өчен күпме акча керүен тәгаенли алмый. Республикада күпкатлы йортларның 70 проценттан артыгы капиталь ремонт өчен даими түләп бара. Президент фикеренчә, йорт гел яңа килеш тормый. Көннәр­дән бер көнне биредә яшәү­челәр аны ремонтлату өчен фондтан акча таләп итә башлаячак. Төзелеш министры, районнар белән килешенеп, йортларга ремонт уздыру графигын эшләргә кирәк­ле­ген ассызыклап узды. - Халыктан җыелган акча беркая да китми, ул тупланып бара, - диде бу уңайдан Президент Рөстәм Миңне­ханов. - Киңәйтелгән программа төзе­гез. Кирәк вакытта ачык­лык кертергә була. Йорт­ларның торышы төрлесенеке төр­лечә. Аларны бертөрле тө­зелеш материалы белән генә төземиләр. Шуңа күрә һәр йорт­ны аерым-аерым карарга, тикшерергә кирәк. Капиталь ремонтта һәркем катнашырга тиеш. Халыктан туп­ланган акчага өстәп дәү­ләттән дә ярдәм булачак әле. 16770 йортның 12838е төбәк программасында катнашырга теләк белдергән инде. 3932 йортның язмышы әлегә билгесез. Тик шунысы бар: 1737 йортта ремонт үт­кәрүнең хаҗәте юк. Алар авария хәлен­дә. 1361 йорт­ның ми­лекчеләре әлегә карар кабул итмәгән. Бу көн­нәрдә социаль ипотека программасы буенча салынган 340 йортның язмышы да хәл ителә. Торак фонды җитәк­чесе Тәлгат Абдуллин аң­латуынча, Югары судның бу уңайдан карары бар. Социаль ипотека программасы ниге­зендә фатир алучылар торак өчен түләп бетермәсәләр дә, аларны милекче буларак таныганнар. Капиталь түләүләр­не фатирда яшәүчеләр түләр­гә тиеш. - Әлеге механизм безгә торак фондының сакланышына ярдәм итәчәк. Әгәр дә механизм булмаса, бездә авария хәлендәге йортлар гел булачак. Халык белеп торсын: бу бер тапкыр гына уздырыла торган акция түгел, даими башкарыла торган эш, - диде Рөстәм Миңнеханов бу уңай­дан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев