САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 15 апрель

    Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар. Респуб­ликада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне...

    Бүгеннән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китә. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар. Респуб­ликада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне фаш итеп өлгерергә кирәк. Кар чын-чынлап эреп бет­мәсә дә, экологлар инде рейдларны башлап та җибәр­де. Чөнки анда-сандагы законсыз чүплекләр турында "Халык контроле" порталы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының "кайнар элемтә"cе (267-68-86) аша хәбәрләр ирешеп тора икән. Быел гына да андый мөрәҗәгатьләр 50дән артып киткән. "ТР Административ хокук бозулар турында"гы кодекс­ның 3,6 маддәсе нигезендә, хәзер экологларга штраф салу вәкаләте бирелде. Таби­гатькә әнә шул рә­вешле хилафлык китерүче­ләргә карата: физик затларга - 2 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15-30 мең, юридик затларга 50 мең сумнан алып 200 мең сумга хәтле штраф каралган. Тик ел саен диярлек чүплек­ләрнең гел бер урында барлыкка килүен исәпкә алганда, андый штрафның бер­ничә тапкыр салынуы да ихтимал. Болар һәм башкалар хакында буген район советында да сүз алып барылды. Киңәшмәне район башлыгы Н.Закиров алып барды. Анда район башлыгы урынбасары Г.Саляхова, Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова, Ләшәү-Тамак авыл җирлеге башлыгы Н.Насыйров чыгышлары тыңланылды.

    Республика игенчеләре алдында якын арада 1 миллион гектардан артык мәй­данда көзге культуралар һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бурычы тора. Кырларга ашлама кертү белән беррәт­тән хуҗалыклар­да ягулык-майлау материаллары, минераль ашлама туплау, орлыкны язгы чәчүгә әзерләү һәм башка төрле эшләр башкарыла. Россия авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров әйтүенчә, эшкәртелгән җир­нең бер гектарына дәүләт яр­дәме ике чыганактан - фе­де­раль һәм җирле бюджеттан бирелә. Аның күләме шулай ук ике тармактан туплана. Федераль бюджеттан бирелә торган акчаның бер өлеше гомуми гектар саныннан чыгып бирелсә, икенче өлеше -кызыксындыру акчасы. Анысы хуҗалык тарафыннан эш­кәртелә торган җирнең барлык үзенчәлеген исәпкә алырга тиеш була.2013 елда хуҗалыкларга федераль субсидия башлыча эшкәртелгән җир кү­ләменә карап бирелә. Аның минималь күләме әлегә бер гектарга 125 сум тәшкил итә. Беренче карашка бик аз тоелса да, Россия буенча быел биреләчәк субсидия күләме 15,2 миллиард сумга җыела, ди Николай Федоров. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, хуҗалыкларга быел бирелә­чәк субсидия күләме 6 миллиард 400 миллион сум тәгаен­ләнгән. Шуның яртысыннан артыгы республикага килеп җиткән һәм хуҗалыкларга кү­черелә башлаган. Нә­ти­җәдә игенчеләребез якын араларда бер гектар сөрү җире өчен 450 сум күләменнән дәүләт ярдәменә өмет итә ала.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: