САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 14 сентябрь

Татарстанда җир кишәрлеге алу өчен күпбала­лы гаиләләрдән 19 320 гариза кабул ител­гән. Шуларның 11 проценты Интернет-портал аша тапшырылган. Җир һәм мөлкәт мөнәсә­бәтләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге гаиләләргә бирергә дигән җир­ләрнең гомуми мәйданы 4 496,658 гектарны тәшкил итә. Бү­генгә 16 409 кишәрлек инде үлчәнгән, 15 612се кадастр исәбенә куелган. 7445 җир...

Татарстанда җир кишәрлеге алу өчен күпбала­лы гаиләләрдән 19 320 гариза кабул ител­гән. Шуларның 11 проценты Интернет-портал аша тапшырылган. Җир һәм мөлкәт мөнәсә­бәтләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге гаиләләргә бирергә дигән җир­ләрнең гомуми мәйданы 4 496,658 гектарны тәшкил итә. Бү­генгә 16 409 кишәрлек инде үлчәнгән, 15 612се кадастр исәбенә куелган. 7445 җир ки­шәрлеге күп балалы гаиләләргә тапшырылган инде. Татарстанда җир алу хокукына ия булган өч һәм аннан да күбрәк балалы 24 227гаилә бар.

Республикада балаларны база мәктәпләренә йөртүче 617 мәктәп автобусы ГЛОНАСС сис­темасы белән җиһазландырылган. 2012 елның беренче ярты еллыгында тизлекне арттыру белән бәйле юл кагыйдәләрен бозу очраклары, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкыр кимегән. Автобуслар, күзәтү астында булгач, тизлек режимын, маршрутны сакларга һәм расписание буенча йөрергә тырыша. Ел ахырына кадәр тагын 20 автобуска әлеге җиһаз урнаштырылачак.

РФ Мәгариф һәм фән өл­кәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бер­дәм дәүләт имтиханнары тарихында беренче тапкыр барлык фәннәр буенча чик баллар күләме билгеләнде. Ул рус теленнән - 36 балл, мате­матикадан - 24, физикадан -36, химиядән - 36, информатикадан - 40, биологиядән - 36,тарихтан - 32, ге­огра­фиядән - 37, җәмгыять белеменнән - 39, рус әдәбиятыннан - 32, чит тел­ләрдән (ин­глиз, немец, француз, испан телләре) 20 баллны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев