САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 14 декабрь

Яңа елдан башлап юлда йөрү кагыйдәләре янә үзгәрә. Киртәне әйләнеп узу өчен каршы трамвай юлына яки каршы полосага чыккан йөртүчене таныклыгыннан мәхрүм итмичә, 1-1,5 мең сумлык штрафка тартачаклар. Башка төрле шартларда исә каршы як полосага чыккан өчен 5 мең сум штраф каралган. Әлегә моның өчен йөртүчене 4-6 айга таныклыгыннан мәхрүм...

Яңа елдан башлап юлда йөрү кагыйдәләре янә үзгәрә. Киртәне әйләнеп узу өчен каршы трамвай юлына яки каршы полосага чыккан йөртүчене таныклыгыннан мәхрүм итмичә, 1-1,5 мең сумлык штрафка тартачаклар. Башка төрле шартларда исә каршы як полосага чыккан өчен 5 мең сум штраф каралган. Әлегә моның өчен йөртүчене 4-6 айга таныклыгыннан мәхрүм итәләр. Ләкин йөртүче каршы полосага кабат чыга икән, бу юлы аңа 1 ел буе җәяү йөрергә туры киләчәк.

14-16 декабрь көннәрендә олы юлларга чыкмаска киңәш итәләр. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтүенчә, бүген һәм алдагы көннәрдә республикада үтә салкын һава торышы көтелә. Татарстанда тәү­лекнең уртача температурасы нормадан 10 градуска түбән булыр, дип фаразлана. Аномаль салкын һава торышы Татарстанның көнчы­гыш районнарында сакланачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә - 25-30, урыны белән 32 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Рес­публиканың янгын сүндерү һәм коткару бү­лекчәләре югары әзерлек режимына күчкән.

Яңа ел яллары быел да озакка сузылачак. Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан халкын 30 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр сузылачак ял көннәре көтә. Шимбә - 29 декабрь көнне эшләп, 31 декабрь - дүшәмбе ял итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев