САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 12 октябрь

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин килде. Фәрит Хәйруллович Каташ-Каран авылында төзелгән яңа клуб бинасының ачылу тантанасында булды. Каранлыларнның шатлык­ларын район башлыгы Нәфис Закиров та уртаклашты: "Әлеге вакыйга авыл өчен генә түгел, ра­йон мәдәнияте өчен дә зур әһә­мияткә ия. Бу уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәх­­мәтебезне җиткерәбез....

Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин килде. Фәрит Хәйруллович Каташ-Каран авылында төзелгән яңа клуб бинасының ачылу тантанасында булды. Каранлыларнның шатлык­ларын район башлыгы Нәфис Закиров та уртаклашты: "Әлеге вакыйга авыл өчен генә түгел, ра­йон мәдәнияте өчен дә зур әһә­мияткә ия. Бу уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәх­­мәтебезне җиткерәбез. Аның инициативасы белән 2011 елда "Авыл клублары" республика про­граммасы кысаларында би­редә клуб төзү өчен акча бүлеп бирелде.", - диде ул. Әйе, тырышлыклар заяга булмады. Авыл яшьләре хәзер матур итеп бәйрәмнәр, мәдәни чаралар үткәрә алачак бит. Соңыннан мөхтәрәм кунаклар Район Мәдәният йортында узган "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе отчет-сайлау конференциясендә катнашып чыгыш ясадылар.

Реклама

Алда Татарстан халкын 4 ял көне көтә. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 25 октябрь - Корбан бәйрәме ял булачак. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне якшәмбегә туры килгәнгә, республика 5 ноябрь - дүшәмбе ял итәчәк. 6 ноябрьдә исә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шулай итеп, Татарстан халкы 25 октябрь һәм 4-6 ноябрь көннәрендә ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев