САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 12 февраль

    Социаль ипотека программасы буенча салына торган йортларны төзү өчен Казанда җир юк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмә барышында да фикер алыштылар. Халыкны тораклы итү - иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайберәүләрнең берничә кү­чемсез милке булса, кечкенә генә куышта гомер итүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үз нигезен булдырырга хакы бар. Әлеге...

    Социаль ипотека программасы буенча салына торган йортларны төзү өчен Казанда җир юк. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган киңәшмә барышында да фикер алыштылар.

    Халыкны тораклы итү - иң авыр мәсьәләләрнең берсе. Кайберәүләрнең берничә кү­чемсез милке булса, кечкенә генә куышта гомер итүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үз нигезен булдырырга хакы бар.

    Әлеге проблема өстен­лекле программаларга гына кагыла дип әйтеп булмый. Рес­публикада ел саен 2 млн квадрат метрдан артык торак планга кертелеп, кулланышка тапшырыла. Алдагы елларда да планнар зурдан. Ләкин 2014-2015 елларда салынырга тиешле йортлар өчен ки­шәрлекләр тиешенчә берке­телмәгән. Казанда хәлләр аеруча катлаулы. "Йорт салынырга тиешле җирне әзерләү төп бурычларның берсе, - ди төзелеш, архитектура һәм то­рак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. - Б

    Социаль ипотека программасына килгәндә, Казанда хәлләр аеруча катлаулы. Инде менә ничә еллар әлеге программага чиратка керер­гә теләүчеләр төп реестрга эләкми һәм беренче кертем­нәрен сала алмый.

    Киңәшмәне алып барган Президент Рөстәм Миңнеха­нов, Казанда авария хәлен­дәге йортларны сүтеп, алар урынына яңа­ларын салырга кирәк, дигән фикер белән чыкты. Министрлыкка, торак фондына, мэриягә бу уңайдан махсус программа эшләргә кушты.

    Соңгы вакытта торак фон­дының рәсми сайтында алдагы елларда сафка басачак йортлар исемлеге куела башлады. Программаларда катнашучылар проектлары бе­лән танышып, ул фатирларны алдан сайлый ала.

    - Районнарда күпкатлы тү­гел, укытучылар һәм башка белгечләр өчен шәхси йортлар салырга кирәктер. Бу хакта уйланырга кирәк, - диде Президент.

    Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көн­нәр генә калып барса да, республиканың байтак хуҗалыкларында аңа әзер­лек узган ел белән чагыштырганда бермә-бер түбән. Минераль ашлама, ягулык-майлау материаллары, югары кондицияле орлык, запас частьлар һәм башка кирәк-яраклар җитешми.

    Россиянең Бөтендөнья Сәү­дә Оешмасына керүе белән бәйле рәвештә авыл хуҗа­лыгына дәүләт ярдәме бирү тәртибе дә үзгәрде. Быелдан башлап ул эшкәртелгән гектар исәбеннән һәм сатылган сөт күләменә бәйле. Башка елларда ничек булыр, быел хуҗалыкларга бюджет яр­дәме шактый соңара. Банклардан кредит алу да артык мәшәкатьле. Нәтиҗәдә, язгы чәчү өчен кирәкле 11 миллиард сумның әлегә 1,1 миллиарды гына хуҗалыкларга барып җиткән.

    Татарстанда гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр сала торган система пәйда булачак. Аның ярдәмендә халыкны телевидение, радио һәм кәрәзле телефон аша гына түгел, хәтта домофоннар аша дә кисәтәчәкләр.

    Болар турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясе утырышында җиткерде­ләр.

    Узган ел Татарстан коткаручылары 10 меңнән артык кешенең гомерен сак­лап калган. Коллегия утырышында ми­нистр Рафис Хәбибуллин әнә шундый мәгълүмат җит­керде. Аның сүз­ләренә караганда, былтыр респуб-ликада янгыннар - 2, ә утта гомере өзел­гән ке­ше­ләр саны 7,5 процентка ки­мегән. Уңай вәз­гыять күзәтелгән районнар арасында ул Әлмәт, Апас, Буа, Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Сарман һәм Чир­мешәнне телгә алды. Ә менә хәлләр начар якка үз­гәргән районнар исем­легенә Азнакай, Аксубай, Актаныш, Кайбыч, Лаеш һәм Менделеев кергән.

    Югары Осланда исә янгыннар ки­мегән, тик утта һәлак булучылар саны өч тапкырга арткан һәм 10 кешегә җиткән. Мамадыш, Чүпрәле һәм Яңа Чишмә районнарында янгын сүнде­рүчеләрне су белән тәэмин итү проблемасы бар икән. Генерал Хәби­бул­лин сүзләренә караганда, республикадагы янгын сүнде­рүчеләр Татарстандагы торак пунктларның 96,5 процентын сак астына алган. Янгынга каршы федераль хезмәт составында, мә­сәлән, барлыгы 8 меңгә якын кеше бар. Рес­публиканың янгынга каршы хезмә­тендә 1150 кеше исәп­ләнә. Алардан тыш, Татарстанда көн саен 1 мең 859 ирекле янгын сүндерүче кизү тора.

    Коткаручылар Универсиадага да әзерләнә. Җәйге Уеннар вакытында 1 мең 874 кеше һәм 252 машина кизү торачак. "Массакүләм чаралар үткәр­гәндә иң мөһиме - ке­шеләр иминлеге", - диде утырышта катнашкан Хөкү­мәт баш­лыгы Илдар Халиков. Кот­кару­чы­ларның быелга мәшә­ка­те мо­ның белән генә бетми. Премь­ер-ми­нистр әйтүенчә, 112 бер­дәм номеры системасын ка­милләштерергә кирәк. Бу система инде өч елдан артык гамәлдә. Татарстан Гадәт­тән тыш хәл­ләр министрлыгы составында "112 - кизү-дис­петчерлык хезмәте" оешмасын булдырырга, андагы операторларны 253кә җиткерер­гә, бу системаны эшләтү өчен елына 253 миллион сум акча сарыф итәргә җыеналар. Мон­нан тыш, Хөкүмәт башлыгы сулыкларга зуррак игътибар бирергә кушты. Узган елгы җыелышта язгы янгыннар турында сөйләшкән идек. Нәти­җәдә кипкән үләнгә ут төртү очраклары кимеде. Бу тәҗрибәдән файдаланырга кирәк", - диде ул. Сүз уңаен­нан: республикада сулыкларда сак постлары булдыру буенча махсус программа тормышка ашыра башлыйлар. Аның кысаларында халыкны йөзәргә өйрәтү дә каралган.

    Коллегия утырышында Рос­сия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин да катнашты. Генерал рәсми саннарга артык тукталмыйча, узган ел Крымск шәһәрендә булган хәлләрне искә алды. Билгеле булганча, су басу нәтиҗәсендә Краснодар краендагы бу шәһәрдә 170тән артык кеше һәлак булды, барлыгы 34 мең кеше зыян күрде. "Анда мин дә булдым, - диде ул. - Халыкны аякка бастыру өчен хакимият­нең зыян күрүчеләргә тиз арада ярдәм итә алмавын күрсәтү дә җитә". Белгечләр фикеренчә, вакытында кисә­теп өлгерсәләр, Крымскидагы фаҗиганең зыяны азрак булыр иде. Ә бездә хәлләр ничек? Утырышта бу мәсьәләгә аерым тукталдылар. Тикшерү ачыклаганча, республика хал­­кына хәбәр салу системасы искер­гән, төрле оешмалар арасындагы хезмәттәшлек тә тиешенчә җайга салынмаган. Ә районнардагы электр сире­наларының яртысы да эшлә­ми. Бу системаны яңарту өчен федераль һәм республика бюд­жетларыннан барлыгы 110 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Коткаручылар га­дәттән тыш хәлләр турындагы хәбәрне 5 телевидение каналы, 10 радиостанция, тавыш көчәйткеч һәм сиреналар ярдәмендә генә түгел, торак йортлардагы домофон һәм смслар ярдәмендә дә тарату эшен җайга салмакчы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: