САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 11 март

Бүген Сарманга ТР премьер-министры И.Халиков эшлекле сәфәр кылды. Иң элек Ильдар Шәүкәтович, район башлыгы Нәфис Закиров һәм бик күп мәртәбәле кунаклар Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән район үзәгендәге 33 фатирлы йортны куллануга тапшыру тантанасында катнаштылар. Соңыннан кунаклар район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Советы утырышында булдылар. Көн тәртибендә -...

Бүген Сарманга ТР премьер-министры И.Халиков эшлекле сәфәр кылды. Иң элек Ильдар Шәүкәтович, район башлыгы Нәфис Закиров һәм бик күп мәртәбәле кунаклар Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән район үзәгендәге 33 фатирлы йортны куллануга тапшыру тантанасында катнаштылар. Соңыннан кунаклар район мәдәният йортында Сарман муниципаль районы Советы утырышында булдылар. Көн тәртибендә - муниципаль район башлыгының Сарман муниципаль районының 2012 нче елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары турында отчеты һәм 2013 нче елга бурычлар каралды. Шулай ук мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә дә оештырылды.

Реклама

13 мартта район Советының утырышлар кече залында 8.00-12.00 сәгатьләрдә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, прокуратура, мәшгульлек үзәге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һ.б. белгечләр бушлай консультацияләр бирәчәк. Чара "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән үткәрелә

Татар телен белү полиция хезмәт­кәр­ләре, табиблар, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр өчен мөһим квалификация таләбенә әверелергә мөмкин. Татарстан Фәннәр академиясе 1 апрель көнне республика Хөкүмәтенә Татарстан телләренең 2023 елга кадәр үсеше турындагы программаны тәкъдим итәчәк. Татарстанда шулай ук электрон татарча-инглизчә сүзлекләр, заманча телефон һәм ноутбукларга яраклаштырылган тәрҗемә программаларын эшләүгә бәйге игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X