САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр 11 июнь

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: 1. " 2007-2012 нче елларда Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгын үстерү" максатчан программасының үтәлеше турында. 2. 2013 нче елда муниципаль район территориясендә балигъ булмаганнарның җәйге ялларын, аларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итүне оештыру турында. 3. Сарман...

Бүген муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1. " 2007-2012 нче елларда Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгын үстерү" максатчан программасының үтәлеше турында.

2. 2013 нче елда муниципаль район территориясендә балигъ булмаганнарның җәйге ялларын, аларны сәламәтләндерү һәм эш белән тәэмин итүне оештыру турында.

3. Сарман муниципаль районы Советының 2012 нче елның 14 нче ноябрендә кабул ителгән "Муниципаль вазыйфалар биләүче гражданнар тарафыннан керемнәр, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү турындагы положениене раслау турында"гы 93 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.

Реклама

4. Тышкы муниципаль финанс контролен башкару вәкаләтләрен тапшыру турындагы килешүләр төзү турында.

14 июньдә "Сарман" газетасы призына оешма-предприятияләрнең, ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары үткәрелә. Ярышлар Каташ-Каран авылының мәдәният йортында узачак.

Ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр инде киләсе елдан ук салымны азрак түли башларга мөмкин. Салым хакындагы закон проекты Россия Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителсә, ай саен хезмәт хакыннан түләнә торган салым чигерүе икенче балага 2 мең сумны тәшкил итәчәк. Өченче һәм аннан соңгы балалар өчен әлеге сумма 4 мең сумга җитәргә мөмкин.Әлегә гаиләдәге һәр балага салымны 1 мең 400 сумга чи­герәләр. Мисал өчен, кеше аена 15 мең сум алып эшли икән, әлеге сумманың 1 мең 400 сумыннан салым алынмый. Икенче төрле әйткәндә, 182 сум янга кала. Бер балалы гаиләләр өчен закон кабул ителгән оч­рак­та берни үзгәрмәячәк. Ике балалы гаиләләрнең хезмәт хакыннан тотып калына торган салымы 260 сумга кимеячәк. Гаиләдә балалар өч һәм аннан да күбрәк икән, хезмәт хакыннан 520 сум алмаячаклар. Салым алынмый торган иң зур сумма исә инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләргә туры киләчәк. Хезмәт хакыннан салым кичектерүе һәр балага 12 мең сумны тәшкил итәчәк (бү­ген ул - 9 мең сум). Ягъни мондый бала әти-әнисе ай саен өстәмә 1 мең 560 сум алачак.Моннан тыш, салым чиге­релүе бирелми торган еллык керем күләмен 280 мең сумнан 350 мең сумга җиткерергә ниятлиләр. Шунысы бар: салым чигерелүе 18 яше тулмаган һәр балага, 24 яшен тутырмаган көндезге бүлектә укучы йә аспирантка бирелә. Беренче балалар әлеге яшьтән чыккан булса да, төпчек балаларга дәүләт салым чигерүен алар­ның гаиләдә икенче-өченче бала булуын исәпкә алып бирә. Баланы ялгыз үстерүче әни (әти), уллыкка алган кеше яки опекун өчен салым "ташламасы" ике тапкыр арттырыла.

12 июнь­дә күпмилләтле илебез үзенең иң төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн - Россия дәү­ләтчелегенә хас күпга­сырлык тра­дицияләрнең тыгыз бәй­ләнешен чагылдыра, Россия дәүлә­тен яңарту һәм аны заманча куәтле, югары үсештәге дөнья державасына әве­рел­дерү хакына гомуммилли бер­дәмлек символы булып тора. Безне, россия­леләрне - илебезнең төрле почмакларында яшәүче төрле буын, төрле халык вәкилләрен Россия Федера­ция­сенең бүгенгесе һәм ки­ләчәге өчен уртак җаваплылык, хокук, ирек һәм демократия кебек кыйммәтләргә тугрылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X