САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр, 11 июль

Бүгенге көндә республика программасы кысаларында Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән. Телгә алынган мәктәпләрдә түбәләр, инженерлык коммуникацияләре ремонтлана, эчке һәм тышкы ишекләр, тәрәзәләр алыштырыла. Бу мәктәпләргә ремонт эшләре өчен муниципаль бюджеттан да 4 миллион сумнан...

Бүгенге көндә республика программасы кысаларында Сарман гимназиясе, Сарман һәм Петровка Завод урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Моның өчен 39 миллион 572 мең сум акча бүленгән. Телгә алынган мәктәпләрдә түбәләр, инженерлык коммуникацияләре ремонтлана, эчке һәм тышкы ишекләр, тәрәзәләр алыштырыла. Бу мәктәпләргә ремонт эшләре өчен муниципаль бюджеттан да 4 миллион сумнан артыграк акча каралган. Районның башка мәктәпләре һәм балалар бакчалары да яңа уку елына "матурланырга" тиеш. Аларда буяу эшләре бара, шулай ук идән, стена плитәләрен алыштыру, кайберләрендә веранда ясау кебек һәм башка эшләр планлаштырылган. Капиталь төзекләндерү программасына ел саен Республикада 2,5 миллиард сум бүлеп бирелсә дә, бу акча гына барлык белем учакларын рәткә китерергә җитәрлек түгел. Шуңа да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер мәктәпнең үз химаячесе булырга тиеш дигән фикер белдерде. Һәм быел аның тәкъдиме белән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе уздырыла башлады.

Универсиада ярыш­ла­ры дәвам итә. Бүген аның инде җиденче көне. Медальләр өчен көрәш кыз­ганнан-кыза бара. Чемпионнар ачыклана. Әле Казан Универсиадасы башланганчы ук кайберәүләр Җәйге Уеннарны Олимпиада белән чагыштыра башлады. Инде ачылыш тантанасын күргәч, мондый фикерләр тагын да артты. Россия Олимпия комитеты генераль секретаре, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев фикеренчә, Универсиаданы оештыру өчен Татарстан җитәкчелеге бик зур көч куйган. Хәзер Казан үзендә Олимпия уеннары үткәрүгә дә дәгъва итә ала. "Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге гариза бирергә уйласа, 2024 елгы Олим­пиаданың Казанда узу мөмкинлеге бик зур", - дигән фикерне җиткерде ул, журналистлар белән очрашкач. Нәкъ менә Бариев - Казанда Универсиада оештыру фикерен иң беренче булып әйткән кешеләрнең берсе. Ул вакытта дөньяда әле андый ярыш барлыгын бары спорт белгечләре генә белә иде..Марат Бариев фикеренчә, Россия спортчылары Универсиада ярышларында, һичшиксез, беренче урынны яуларга тиеш. "Юк икән, Россия командасы үз бурычын үтәмәгән булып чыга", - ди спортчы депутат. Монысы беркемгә дә сер түгел, әлбәттә. Шулай булмаса, Казанга Россия җыелма командасы составында ике дистәгә якын Олимпия чемпионы килмәс иде. Кайбер чит ил спортчылары аларны көндәш кенә түгел, хәтта кумир да итеп күрә. 12 июль көнне Универсиадага районнан 146 кешелек делегация барачак.

Тиздән Питраулар җитә.Быел Питрау 12 июль көнне 18.00 сәг. - тә Ләке авылында, 13 июльдә 19.00 сәг. - тә Баткакта узачак. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев