САРМАН
  • Рус Тат
  • Хәбәрләр 11 декабрь

    Быел октябрь аенда, кече эшмә­кәрлек субъектларын да исәпкә алып, Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 22 мең 948 сумга җиткән. Бу - узган елның октябре белән чагыштырганда 12,7 процентка артыграк. Ә бу елның 10 аендагы уртача хезмәт хакы 22 мең 356 сум тәшкил иткән. Бу - узган ел шул ук...

    Быел октябрь аенда, кече эшмә­кәрлек субъектларын да исәпкә алып, Татарстан оешмаларында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 22 мең 948 сумга җиткән. Бу - узган елның октябре белән чагыштырганда 12,7 процентка артыграк. Ә бу елның 10 аендагы уртача хезмәт хакы 22 мең 356 сум тәшкил иткән. Бу - узган ел шул ук вакыт аралыгында түләнгән эш хакыннан 17 процентка артыграк.

    Декабрь башыннан бирле Казанда айлык явым-төшемнең 77 проценты яуган. Кичә бу турыда шәһәр башкарма комитеты башлыгының уңайлык тудыру һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Александр Лобов хәбәр итте. Аның сүз­ләренчә, декабрь башыннан бирле шә­һәрдән 35 тонна кар чыгарылган, бозлавыкка каршы кулланыла торган 11,5 мең тонна химик матдә сибелгән. Тротуарларны кардан чистарту эшенә 465 эшче, 55 техника, 10 махсус техника җәлеп ителгән. Казан урамнарын чистартырга бу айда тәүлегенә уртача 455 техника чыккан.

    Юл һәлакәтендә кеше гомере һәм сә­ламәтлегенә килгән зыян өчен түләү суммасы 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турындагы законга әнә шул хактагы төзәтмәләр кертергә ният­лиләр. Закон проектында зыянның теге яки бу төре өчен төгәл сумма булдырырга тәкъдим ителә. Әйтик, авариядә бармагы сынган кешегә - 5 мең, аяк балтыры сынган кешегә 15 мең сум түләнәчәк. Европротокол (авариягә очраучылар ЮХИДИ хез­мәткәрен чакырмыйча, һәлакәт схемасын төзеп, ЮХИДИгә үзләре бара) буенча тү­ләүләрне дә 25 мең сумнан 50 мең сумга кадәр җиткерергә ниятлиләр.

    Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка кышкы вакытны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Калашников юллаган. Комитет рәисе үзенең хатында Россия Сәламәтлек сак­лау министрлыгы уздырган тикшерүне һәм халыктан кабул ителгән мөрәҗәгать­ләр­не дә телгә алган. Министрлык мәгълүматларына караганда, ел ярымнан артык вакыт узса да, Россия хал­кының күпче­леге әле дә даими җәйге вакытка ияләнмәгән икән. Министрлык белгечлә­ре астрономик вакыттан ике сәгатькә алда йөрү ашказаны, йөрәк эшчәнлегенә, йөкле­лек­кә зыян китерә, стресс, җәрәхәтләр саны артуга сә­бәп булып тора дип белдерә. Халыктан алынган мөрәҗә­гать­ләрдә арасында "астрономик вакыт буенча яшәмәү балаларга укырга комачаулый, баш, ашказаны авыруларына сәбәп була" дип язылганнары да бар.

    Казанда һәм кайбер район-шәһәрләрдә халыкка сабын өләштеләр. Та­тарстанның яшьләр берлеге вәкилләре "Чиста куллар өчен" акциясе ярдәмендә тагын бер кат коррупция проблемасына игътибарны җәлеп итәргә җыена. Ә Россиянең Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда дәүләт оешмаларындагы коррупция очраклары аркасында 7,9 миллиард сумлык зыян килгән. 9 декабрьдә билгеләп үтел­гән Халыкара коррупция­гә каршы көрәш көне уңа­еннан республика халкына Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңне­ханов та мөрәҗә­гать итте. "Барлык илләргә үтеп кергән коррупция социаль үсешкә зыян китерә, тигезсезлек һәм хокуксызлык китереп чыгара. Хакимият һәм халык арасындагы мө­нәсәбәтләргә, икътисадка, илебезнең көн­дәш­­лек мөм­кинлекләренә йогынты ясый. Коррупциягә каршы торыр өчен, дәүләт һәм гражданнар ягыннан нәти­җә­ле һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларга Татарстанда 2006 елдан тормышка ашырыла торган респуб­ликаның коррупциягә каршы програм­малары хезмәт итә. Корруп­циягә каршы Совет коррупцион тәртип бозуларга каршы нәтиҗәле профилактик коралга әйләнде. Бу эшкә респуб­ликаның хокук саклау органнары зур өлеш кертә. Быел дәүләт һәм муниципаль органнарда эшләгән 100гә якын вазыйфаи затның коррупция белән бәйле эшчәнлегенә нокта куелды. Татарстан - динамик рәвештә үсә торган тө­бәк. Коррупциягә каршы нә­тиҗәле көрәш алып бармыйча икътисадта да уңышка ирешеп булмый". Ә быелның тугыз аенда Татарстан Прокуратурасы вә­кил­ләре республикада коррупция белән бәйле 5 мең 800гә якын закон бозу очрагын ачыклаган. Бу хакта проку­ратураның кор­рупция­гә каршы көрәш законнарын үтәүне күзәтү бүлеге башлыгы җит­керде. Шушы вакыт эчендә хокук саклаучылар оешмаларга ике меңнән артык протест юллаган. Түрәләрне дисциплинар һәм административ җа­ваплы­лыкка тартуны сорап, судларга да 2 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Го­мумән алганда, быел­ның тугыз аенда респуб­ликада коррупция белән бәйле 1086 җинаять эше кузгатылган. Бу күрсәткеч узган елгы саннардан ике тапкыр диярлек арткан. Ришвәт алучылар кимегән. Аның каравы, "вазыйфаларыннан явызларча фай­да­ла­ну­чы"лар саны күпкә үскән. Латыйпов бу хәлне җирле үзи­дарә башлыклары тарафыннан кылынган җинаять­ләрнең күп ачыклануы белән аңлатты. Әле бер­ничә көн элек Россия Тик­ше­рү комитетының Татарстандагы идарәсе вәкил­ләре Биектау районындагы авыл җир­лек­ләренең берсен җи­тәк­ләгән 55 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачкан. Хокук саклаучылар фикерен­чә, 2008 елда ул үзенең танышларына ялган документлар ясап, дүрт җир кишәрлеге бүлеп биргән. Ул үз гаебен таныган инде. Хокук саклау органнары исә хәзер то­рак-ком­муналь хуҗа­лык тар­магындагы хәлләрне дә ныклап тик­шерергә җыена. Мат­бугат очрашуында әйтел­гәнчә, бы­елның 9 аенда коррупция белән бәйле җинаять­ләрдән республика казнасына 145 миллион сумлык зыян килгән. Россия күләмендә исә бу күрсәткеч 7,9 миллиард сумны тәшкил итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: